ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Район басуларына биш самолет белән һәм дистәдән артык үзйөрешле агрегатлар ярдәмендә минераль ашламалар кертелә. Бер үк вакытта күпьеллык үләннәрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре бик актив башланып китте.


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 16 апреленнән 18 апреленә кадәр тренировкалар буенча мәгълүмат.

"Каргополь" терлекчелек комплексы базасында осеминатор техниклары укуларын үткәрделәр. Анда районның авыл хуҗалыгы оешмалары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары орлыкландыручылары катнашты.

2019 елның 1 апрелендәге 49-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү механизмы үзгәрә. Пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып башкарылачак. Бу үткәрелә торган индексацияләр нәтиҗәсендә өстәмә пенсиянең агымдагы күләменә һәм айлык акчалата түләүгә түгел, ә төбәктәге пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсендә тәэмин ителә торган пенсионерның гомуми түләүләренә билгеләнәчәк дигән сүз.

16 апрель көнне Түбән Әлки мәдәният йортында "Театр-күңел көзгесе" смотр конкурсы кысаларында отчет концерты булды. Тамашачылар өчен К. Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакленнән заманча стильдә өзек тәкъдим ителде.

Татарстанда күчемсез милек базарын характерлый торган төп күрсәткечләр буенча тотрыклы вазгыять саклана.

Бу хакта 15 апрельдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова җитәкчелегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә сүз барды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, үсемлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, финанслау бүлеге башлыгы Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, республика территориясендә дәүләт ярдәме белән иминләштерүне гамәлгә ашыручы АПК идарәсенең төбәк органнары һәм иминият компанияләре вәкилләре катнашты.

15 апрельдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык – төлек сәясәте комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясенең уртак утырышы булды. Парламентарийлар 2018 елда республика башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап тыңладылар, шулай ук дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Якын арада Татарстанда яңа производстволар гамәлгә кертү тәүлегенә 4 мең тонна сөт эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Хлебодаровка, Алпар торак пунктында "Көнчыгыш ашлык продуктлары" АҖ үзйөрешле машиналарына техник тикшерү уздыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International