ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

12 апрель көнне Түбән Әлки мәдәният йортында кошлар көненә багышланган "Кошлар көне белән танышу"дигән тематик чара узды. Балаларга кошлар, аларның гадәтләре турында сөйләделәр һәм балалар бик теләп викторинада катнаштылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, әкияти кошларны санадылар.

“Төзүче һәм К”  оешмасы бу сезонда да берничә объектта төзелеш-ремонт эшләре алып барачак.

12 апрель көнне мәктәптә  @tatarmultfilm иҗатчылар төркеме эшләде. ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек чаралары планын үтәү йөзеннән, «Татармультфильм» берләшмәсе безнең мәктәп базасында Татармультфильм белгечләре белән берлектә патриотизм дәресе һәм анимация һәм иллюстрацияләр буенча мастер-классны үз эченә алган чара узды. Безнең укучылар киләчәктә мультфильм ясау өчен безнең якның истәлекле урыннарын бик теләп ясадылар.

13 апрель көнне Иске Тумба авыл клубында "Космонавтика көне"дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Балалар космос темасына рәсемнәр ясадылар.

16 апрель көнне Түбән Әлки авылында яшәүче Сафина Рабига Шәрифулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

13 апрель көнне Түбән Биктимир авыл клубында  "Балаларга тәмәке тартуның зыяны турында”  дип исемләнгән тематик әңгәмә үтте. Укучыларга никотинның кеше организмына зарарлы йогынтысы, шулай ук ялны имин һәм кызыклы үткәрү ысуллары турында сөйләделәр.

13 апрель көнне Татар Мулласы авыл клубында "Кошлар безнең дусларыбыз"дип исемләнгән тематик чара һәм рәсем конкурсы узды.  Балалар кышлаучы һәм күчмә кошларның мавыктыргыч дөньясы белән таныштылар.

Әлки районы: Самарада Киокусенкай каратэ буенча Идел буе федераль округы беренчелеге ничек узды.

13 апрель көнне Апак авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре татар халкының милли бәйрәме «Карга боткасы»үткәрделәр.  Чарада катнашучылар бу бәйрәмне үткәрү традицияләре, йолалары турында белделәр.

«Мин дөньяны өйрәнәм» мәктәп фәнни-гамәли конференциясе һәр  уку елында  бер тапкыр үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International