2018 елның 5 ноябрендә Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган "Бердәмлек-безнең көч" дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрделәр. Төрле жанрдагы җырлар яңгырады
Юхмачы урта мәктәбе базасында Көзге каникуллар чорында «Кояшкай " мәктәп яны лагере эшләде. Лагерьның эше тәрбиячеләр эше планы буенча башкарылды. Балаларның беренче ял көне Россия укучылар хәрәкәтенең туган көненә багышланган флешмоб белән башланып китте.
1 ноябрь – “Сәламәтлек һәм спорт көне” дип игълан ителде. Көн “Сәламәт булу шәп!” дигән девиз астында узды. Зарядка да, “Светофорда кунакта " викторинасы да, “Минем дустым - Сәламәт яшәү рәвеше” рәсем конкурсы да, спорт ярышлары да лагерьда тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту максатыннан үткәрелде.
Лагерьда өченче ял көне Россия Федерациясе символикасына багышланган иде. Тәрбиячеләр “Дәүләт символикасы тарихы” дигән чара үткәрделәр. Чараның максаты: Россиянең тарихи үткәненә һәм традицияләренә сакчыл караш тәрбияләү.
4 ноябрь көнне Иске Матак авыл җирлеге хезмәткәрләре Түбән Кәчи мәдәният йортында "Театр күңел көзгесе» смотр конкурсы кысаларында чыгыш ясадылар. Салман авыл җирлеге Иске Чаллы авыл мәдәният йортында концерт куйды инде, ә Югары Кәчи авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Хурада халкын сөендерде.
2018 елның 2-6 ноябрендә барлык мәдәният учреждениеләрендә, авыл мәдәният йортларында һәм авыл клубларында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган тематик концерт программалары, күңелле уеннар, ял кичәләре, тематик дискотекалар узды.
Төгәлбай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Көзге муллык"дип исемләнгән көзге бал үткәрделәр.Авыл халкы өчен төрле конкурслар оештырылды. Чарадан соң дискотека оештырылды
2018 елның 5 ноябрендә Татар Мулла авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен "Күңелле каникуллар"дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Балалар өчен төрле уеннар, дискотекалар, чәй эчү оештырылды . Балалар бик канәгать калдылар.
2018 елның 6 ноябрендә Югары Әлки авыл клубы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бильярд турниры үткәрделәр. Катнашучылар үзара мавыктыргыч ярыштылар
7 ноябрь көнне район мәдәният йортында районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды.
Бүген Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә беренче тапкыр эскро-счетлар системасы буенча өлешләп катнашу шартнамәсен - махсус счетлар системасы буенча дәүләт теркәве өчен документлар тапшырылды, төзүче клиентка фатир ачкычын тапшырганнан соң гына аларга керү мөмкинлеген алачак
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Чуаш Борнае урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. 1 чиреккә нәтиҗәләр ясалды. Җыелышта психологик-педагогик хезмәт вәкиле Заһидуллина Нурания Хәбибулла кызы чыгыш ясады һәм ППХ эш планнары турында сөйләде. Директор урынбасары Ерусланова Н. Г. юлда, автотранспортта балаларның куркынычсызлыгы мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. Ата-аналарны мәктәп турының фән олимпиадалары нәтиҗәләре белән таныштырдылар