13 октябрь көнне Нәби Дәүли исемендәгегимназия укучылары. "Агач утырт!" экологик акциясендә катнашты. 8,10 сыйныф экоотрядлары Кыр урамында һәм Геройлар паркында үсентеләр утырттылар
15 нче октябрь көнне район мәдәният йортында район үзәге учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән Т.Р. Әлки муниципаль районы
Башкарма комитет җитәкчесе Йосыпов И.В. җитәкчелегендә киңәшмә узды.
2018 елның 13 октябре. Алинә УСЗда Әлки муниципаль районының өлкән яшьтәге кешеләр декадасына багышланган спартакиадасы узды. Чарада район ветеран-пенсионерлар җәмгыяте рәисе Хәлиуллин Ришат Әсәт улы, район пенсионерлары берлеге рәисе Галләмов Рәис Фоат улы катнашты.
14 октябрь көнне Әлки муниципаль районы Апак авыл җирлегенең Иске Тумба авылында яшәүче Захарова Прасковья Григорьевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
14 октябрьдә Әлки районында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан ат чабышлары үткәрелде
Нигездә авыл хуҗалыгы өстенлек иткән районыбыз өчен Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне төп һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Әлкилеләр аны нинди хезмәт нәтиҗәләре белән каршылый, киләчәккә нинди планнар тәгаенләнә? Шул хактагы берничә сорау белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиевкә мөрәҗәгать иттек.
Гомер-гомергә алдынгы терлекчеләре белән дан тоткан Бибай Чаллысында шактый вакыт терлекчелек фермасы ябылып торды
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агропро¬мышленность комплексы ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын ихластан тәбрик итәм
Начар метеорологик күренешләр: 2018 елның 14 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Күптән түгел Екатеринбургта узган “Алтын юлбарс-ХII” Халыкара спорт фестивале кысаларында пауэрлифтинг һәм спортның көч төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрелеп, анда бездән дә штанга күтәрүчеләр уңышлы чыгыш ясады.