ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Гадәттә “кыш көтмәгәндә килде” дияргә яратабыз. Ә менә юл хуҗалагы хезмәткәрләре алдан ук зур әзерлек чаралары күреп, кышны көтеп диярлек алалар. “Алексеевскдорстрой”ның Әлки участогы начальнигы Рашат Гыйззәтуллин белән без кышкы айларда юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча нәрсәләр эшләнүе хакында сөйләштек.

Чит илдән товар, бигрәк тә азык-төлек кертү чикләнгәч, ил халкын үзебездә җитештерелгән ит-сөт, яшелчә белән тәэмин итү мәсьәләсе тагын да актуальләште. Димәк, авыл хуҗалыгына күләмлерәк бурычлар йөкләнә. Ә аларны хәл итүдә иң мөһиме – белемле, тырыш эшчеләр, хезмәткәрләр. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре кадрлар белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән? Аларга нинди белгечләр җитми? Бу турыда без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев белән сөйләштек.


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Үз хуҗалыгында сыерлар асрап, кечкенә генә ферма төзергә җыенучыларга хөкүмәт 200 мең сумлык ярдәм күрсәтә.
Быел Россия Федерациясендә үткәрелгән микро исәпкә алуда безнең районнан Юхмачы авылы катнашты.
20 ноябрьдә Россия Федереациясендә Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме көне үткәреләчәк.
Эчке эшләр органнарында намуслы хезмәтләре, эштә ирешкән  әйбәт күрсәткечләре өчен, шулай ук Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан район эчке эшләр бүлекчәсенең бер төркем хезмәткәрләре район башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Соңгы вакытта районыбыз терлекчеләре көн саен 128 тонна сөт җитештереп эшкәртүчеләргә озаталар. Бу республикада иң әйбәт күрсәткечләрнең берсе. Хуҗалыклар быел сөтне алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда 10 тоннага күбрәк тапшыралар. Ә бит кайбер районнарда тулаем сөт җитештерү күләме дә шул 10 тоннадан әллә ни артык түгел.

10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Үткән атнада яңа туган балалар хисабына район халкы ике кешегә артты.

13 ноябрьдә 14.00-15.00 сәгатьләрдә Иске Камка авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы полиция подполковнигы Вячеслав Яковлев халыкны кабул итәчәк.


 

 

 
Яңа Салмандагы “Каенка” социаль приютын төзекләндерү өчен эшмәкәрләр инициативасы белән хәйрия акчасы җыелган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International