ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Каракүл авылында яшәүче берәүнең хуҗалыгында законсыз сакланган дары тапканнар.
“Каенкай” балалар һәс яшүсмерләр социаль приюты мини-тракторлы булды. Биредә тәрбияләнүче балаларга аны “Татлизинг” дәүләт унитар предприятиесе бүләк итте.
Демидовка авылында бик күңелле итеп бәйрәм уздырдылар.

10
июль, 2015 ел
җомга
Иске Чаллының иң үзәгендә төзелеш бара бу көннәрдә: биредә полиция участок инспекторы өчен эш урыны һәм фатирны берләштергән иркен матур өй төзелә.
Чуаш Кичүендә ягәүче Рәмис һәм Илсөяр Галиуллиннар 5 сыер асрыйлар.
Түбән Колчуринода яңа клуб бинасы төзелеп бетте. Төзелеш эшләрен “Строитель и К” егетләре башкарды. Алар клуб салуга быел 3 февральдә керешкәннәр иде. Бүген инде төзелеш эшләре төгәлләнгән. Хәзер аның тирә-юнен матурлыйлар – җәяүлеләр өчен брусчаткадан юл түшиләр, бакча тирәсен тотып алалар.
Сихтермә-Хузангай авылында “Строитель и К” оешмасы арендага биреләчәк өйләр төзү белән шөгыльләнә.
Игътибар иткәнегез бар микән, әкиятләр ничек тәмамлана? Егет белән кыз күп сынаулар үтә, хисләрен сыный һәм, ниһаять, кавышалар. Зурлап туй үтә, аннары әкиятче кыска гына итеп, сүзен: "Алар озак һәм бәхетле гомер кичерделәр", дип йомгаклап та куя. Әйтерсең, туй белән бөтен кызык бетә дә.  

9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Район хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә.

8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Салым кодексының 32 нче бүлеге – "Физик затлар милкенә салым" – көченә керде. Аның нигезендә РФ субъектлары власть органнары карары белән салым базасы  физик затлар милкендә булган күчемсез милек объектларының кадастр бәясе буларак билгеләнә ала. Татарстан Республикасында физик затлар милкенә салым 2015 елдан башлап яңача исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International