ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Язгы чакырылыш дәвамында Россия Кораллы Көчләренә безнең районнан утыздан артык егет озатачаклар. Район чакырылыш комиссиясе хезмәткә алыну яшендәге 225 егет арасыннан дүрт дистәгә якын кешене сайлап алды. Язгы чакырылыш 1 майдан 15 июльгә чаклы дәвам итәчәк.
 
Район ветеринария берләшмәсендә һәр айның бер көнендә халыктагы этләрне бушлай стерильләштерү хезмәте күрсәтелә.
“Кызыл Шәрык-Агро”ның “Көнбатыш Әлки” филиалының “Иске Матак”, “Ташбилге”, “Тахтала”, “Иске Салман” отрядлары кырларында бу көннәрдә уҗымнарны һәм сабан культураларын гербицидлар белән эшкәртү үткәрәләр.
Узган атнадан бирле көннәр бик кызу тора. Синоптиклар бу атна ахырына кадәр шундый аномаль эсселек сакланасын әйтәләр. Һава температурасы гаять югары булган мондый көннәрдә сәламәтлеккә зыян китермәс өчен эсседән ничек сакланырга? Район үзәк хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты шәфкать туташы Венера Садыйкова киңәшләренә колак салыгыз.
Күптән түгел республикабызның спортчы балаларын ярышларга алып баручы  автобус Түбән Новгород өлкәсендә авариягә юлыкты. Нәтиҗәдә өч кеше, шул исәптән бер бала һәлак булды, яраланучылар да күп. Бу һәлакәт күп сораулар тудырды. Балаларны ерак юлга алып чыгучылар нигә аларның хәвефсезлеге турында тиешенчә кайгыртмаган? Әлеге хәл бүтәннәргә сабак булырмы?

2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Яшь каратэчыларыбыз 31 майда Казанда узган Россия беренчелегендә уңышлы чыгыш ясаган.
Базарлы Матакта яшәүче тыл ветераны Роза Курмашова Татарстан делегациясе составында Идел буйлап теплоходта сәяхәт итеп, Мәскәүдә булып кайтты.
Алда торган ике атна районда чисталык урнаштыру буенча удар көннәр дип игълан ителде.
Бу көннәрдә  авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре “Иске Казан Түгәрәк уены” республика фольклор фестивалендә катнашты.

1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Район территориясендә аномаль эсселек һәм янгын куркынычы саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International