ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2015 ел
шимбә
 
Район үзәге Базарлы Матак – 1320 гектар җир биләп торучы һәм соңгы елларда аеруча тиз үсеп килүче торак пункт. Авылыбызны күп милләтле халык яши торган уртак йортыбыз дип әйтә алабыз, чөнки биредә рус, татар, чуаштан кала тагын 144 башка милләтләр вәкилләре гомер итә.
Вакыт ашкынып алга чаба. Күп нәрсә үзгәрә, тарихка кереп кала, онытыла. Әмма кешелекнең онытырга хакы булмаган тарихи вакыйгалар бар. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы әнә шундыйлардан.
 
Югары Әлморза авылында моңарчы да 52 лампа яна иде инде.
Җәяүлеләр катнашында булган юл һәлакәтләрендә алар үзләре ук еш кына авыр тән җәрәхәтләре алалар.
Февраль бураннары Иске Алпар авыл мәдәният йортының түбәсен куптарып ташлаган иде.Аны киредән ябу өчен Базарлы Матактан Насыйбуллин Рияз җитәкләгән бригаданы эшкә кушканнар. Осталар түбәне әйбәтләп ябып та куйганнар.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Наталья Петухова Россия сәламәтлек саклау министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Салым инспекциясе 27 һәм 28 мартта Ачык ишекләр көннәре үткәрә.
Ял көннәрендә Чирмешәндә бокс буенча I ачык турнир үткәрелеп, анда безнең яшь спортчыларыбыз да катнашты.

Хөснетдинов Альфред Зиннур улы район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары итеп билгеләнде.

Моңа кадәр ул Росреестр идарәсенең Әлки районы бүлеге җитәкчесе булып эшләгән иде. Р.М.Зарипов, башка эшкә күчүе сәбәпле, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларыннан азат ителде.

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм бер кыз дөньяга килгән.

Әхмәт авылында яшәүче Эльвира Шәйхетдинованың кызы гаиләдә дүртенче бала булып туган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International