Актаныш муниципаль районы хезмәтчәннәре тарихында беренче мәртәбә тәүлеклек савым 200 тоннадан артып китте.
Чуаш Кичүе урта мәктәбе каршындагы җәйге ял лагерында тәрбияләнүчеләр лагерьда вакытларын бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр. Лагерь тәрбиячеләре көн саен билгеле бер темага багышлыйлар: Нептун көне, юл йөрү кагыйдәләре, песи һәм балалары, галстук һәм бантиклар, пират көне, А. С. Пушкин көне, Россия көне һәм б. Конкурслар, ярышлар, уеннар оештырыла, аларда балалар теләп һәм кызыксыну белән катнашалар.
20 июньдә район советының чираттагы утырышы була.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия һәм Кыргыз яшьләре лидерлары форумына теркәлү башлану турында хәбәр итә. Форумда катнашу өчен 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл яшьләре чакырыла.
17 июньгә районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында тулаем тәүлеклек савым 200,1 тонна булды. “Шундый күрсәткечләргә ирешү безнең район тарихында беренче мәртәбә. Бу узган елның шушы датасына караганда 27,9 тоннага яисә 16%ка күбрәк», – дип, хәбәр итте районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Айдар Мирхәйдәров.
Метеорологик фараз. Начар метеорологик күренешләр фаразланмый.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан чыгарыла торган күчемсез милек хәбәрләре буенча яңа номер дөнья күрде. Номерның темасы: «Күчемсез милекне дөрес рәсмиләштерәбез».
"Бердәм РОССИЯ" партиясенең Әлки җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә 20 июнь көнне 11: 00 сәгатьтә Дәүләт Советы депутаты Вәлиев Фоат Вәлиевич гражданнарны кабул итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм»ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясалуы турында хәбәр итә. ». Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итте, шулардан 155 млн.сумы федераль бюджеттан, ә 105е – республика бюджетыннан бүлеп бирелде.
11 июньдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасының уртак коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды, аның кысаларында 2019 елның беренче яртысына йомгак ясалды һәм икенче яртыеллыкка бурычлар билгеләнде.