11 апрель көнне Салман авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Космос безнең" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балаларны космонавтика көне бәйрәменең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар.
Бу атнада игенчеләребез язгы кыр эшләренә керешәчәк. “Кызыл Шәрык-Агро”, “Хузангай” җәмгыятьләре уҗымнарны тукландыра башлыйлар. Быел районда 42 мең гектарга якын мәйданда сабан культуралары чәчү планлаштырыла.
10 апрель көнне район мәдәният йортында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында балалар иҗат йорты, район мәгариф бүлеге һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре үзешчән сәнгать артистларының отчет концерты булып узды.
10 апрель көнне Базарлы Матак авылында яшәүче Фасахова Сафия Хәбибулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2019 елның 1 гыйнварыннан 2019 елгы декларация кампаниясе старт алды. Физик затларга 2018 елда алынган керемнәр турында 30 апрельгә кадәр хисап бирергә кирәк.
10 апрель көнне Карга авылы мәдәният йортында "Бер яшьлектә, бер картлыкта"дип исемләнгән тематик чара булып узды. Кайнар чәй табыны артында утырганда, чакырылган кунаклар бергәләшеп җырладылар һәм бииделәр.
2010 елның 9 апрелендә Үзәк район хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясендә "демография" проекты кысаларында йөкле хатын-кызлар "Изге Николай Чудотворец" храмы настоятеле иерей Андрей Матвеев белән очрашты
6 апрель көнне «Эко-яз» акциясе кысаларында Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары Спас тыюлыгы хезмәткәрләре Костин Е. һәм Мурзак Л. А һәм Әлки урман хуҗалыгы Желтухина Л. Д. белән очрашты.
10 апрель көнне Борискино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Сәламәтлек көненә багышланган "Без волейбол уйныйбыз" дигән спорт-күңел ачу чарасы үткәрделәр. Чара катнашучыларда физик культура, сәламәт яшәү рәвеше белән ныклы кызыксыну формалаштыруга ярдәм итә.
2019 елда иминият взносларын исәпләү һәм түләү тәртибе