Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү» ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 21 марты № 302 карары нигезендә, Урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча максатчан укыту турында яңа Нигезләмә һәм типовой килешү расланган.
Әлеге Нигезләмә нигезендә, максатчан белем бирү заказчысы ягыннан һәм граждан ягыннан мөһим йөкләмәләрдән тыш, Килешүдә каралган йөкләмәләрне үтәмәгән очракта таләпләр катгыйланды.
7 апрель көнне Иске Тахтала авыл клубында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Сәламәтлегеңне яшьтән сакла" дип исемләнгән тематик чара узды. Чара барышында балалар кеше өчен иң кыйммәтлесе сәламәтлек һәм алар бер – берсе белән исәнләшкәндә, сәламәтлек телиләр икәнлеген белделәр. Шулай ук сәламәтлекне яшьтән үк сакларга кирәк. Аннан соң балалар викториналарда актив катнаштылар.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Идарәсенең территориаль бүлеге талпаннарның активлыгы сезоны башлануы турында хәбәр итә, ул ел саен апрель башыннан җылы көннәр барлыкка килү һәм кар эрү белән башлана.
5 апрель көнне Алпар мәдәният йортында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында отчет концерты булып узды. Артистлар чыгышы тамашачыларга гармунга уйнап җырланган моңнары белән истә калды.
Росреестр РФ Гражданлык кодексына һәм күчемсез милек турындагы законнарны камилләштерү өлешендә кайбер башка закон актларына үзгәрешләр кертүне күздә тота торган закон проектлары буенча эш алып бара. Әлеге закон проектлары күчемсез милек объектының төгәл төшенчәсен, шулай ук хәрәкәт һәм күчемсез милекне чикләү критерийларын билгели.
2019 елның 8 апрелендә Базарлы Матак авылының «Каенкай» балалар бакчасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" Республика конкурсы кысаларында "Балаларны ТРның ике дәүләт теленә өйрәтү буенча иң яхшы лэпбук " конкурсы узды
2019 елның 4-6 апрелендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы укучыларының XII Спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча команда ярышлары узды. Әлки районы командасы 3 урынны яулады.
2020 елның 1 гыйнварыннан хисап тапшыру тәртибе үзгәрә:
Росстат да бухгалтерлык хисаплылыгын тапшыру бурычы гамәлдән чыгарыла;
бөтен еллык бухгалтерлык хисаплылыгы салым органнарына электрон рәвештә генә электрон документлар әйләнеше операторлары аша тапшырыла.
7 апрель көнне Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Иске Әнҗерәдә бильярд турниры оештырылды. Бильярд вакытны үткәрү генә түгел, ә аны файдалы итеп үткәрү дә гаҗәеп чара булып тора. Шуңа да ярышларда катнашучылар канәгатьлек һәм заряд алдылар.