ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2019 ел
шимбә

Бүген Базарлы Матак авылында чаңгы базасында "Россия чаңгы юлы-2019"ярышлары узды.

8 февральдә "Базарлы Матак үзәк район хастаханәсе" ДАССО җирлегендә район сәламәтлек саклау бүлеге хезмәт коллективының отчет җыелышы узды.

8 февраль-Фән көне. 2019 ел - Д.И. Менделеевнең химик элементлар периодик системасы Халыкара елы. Бу уңайдан КНИТУ вәкилләре Базарлы Матак урта мәктәбенең 8,10 сыйныф укучылары өчен мәгълүмати дәрес үткәрделәр.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  кулланучылар  җәмгыятьләренең  гомуми  хисап җыелышы  узды.  Чара  башланыр алдыннан   кунаклар Министрлык  бинасы фойесында оештырылган район кулланучылар  җәмгыятьләре җитештергән  продукция күргәзмәсен  карадылар, биредә  җтөрле  ит  продукциясе, казылыклар, камыр  ризыклары,  татлы әйберләр,  сәламәтлек  өчен файдалы  чәй  үләннәре  бар  иде

Базарлы Матак урта мәктәбендә Мәктәп укучыларының Терентьев  А.М исемендәге XXV Идел буе фәнни экологик конференциясе булып узды. Конференция биш номинациядә узды, анда район мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары катнашты. Конференциядә "Спас заказнигы" әйләнә - тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР дәүләт инспекторы Мурзакова Л. А. катнашты. Ул "Парклар маршы-2018" конкурсы җиңүчеләрен, лауреатларын һәм конкурсантларны әзерләгән укытучыларны бүләкләде. Илүзә Гарипованы  котлыйбыз! Ул конференция призеры булды һәм республикада безнең район данын яклаячак.

Татар теле фәне буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары булган  Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Феоктистов Яна, Алиева Эльвина һәм Байков Иринаны котлыйбыз!  Аларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатауллина Г. Х. әзерләде.

Аязучан болытлы һава.

Урыны белән бераз кар.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -6º..- 11º, аязган вакытта-16º;

көндез максималь һава температурасы -3º..-8º

Юлларда бозлавык.

2019 елның 8 февралендә Түбән Кәчи мәдәният йорты һәм  китапханә хезмәткәрләре Яшь герой-антифашист көне үткәрделәр.

2019 елның 8 февралендә Югары Кәчи авыл клубы хезмәткәрләре авыл фельдшерыТолстова В. Н. катнашында «Мин һәм минем сәламәтлегем» дигән сораулар һәм җаваплар кичәсе үткәрделәр.

2019 елның 8 февралендә Борискино авыл җирлеге үзешчән сәнгать коллективы “Театр - күңел көзгесе”  район смотр-конкурсы кысаларында Чуаш Кичүе авылында бик матур  концерт белән чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International