2018 елның 19 декабрендә Базарлы Матак авылы Балалар иҗат йортында "Күңелле акварель" берләшмәсе укучылары өстәмә белем бирү педагогы Билалова Г. Ш. җитәкчелегендә "Президент чыршысы өчен яңа ел уенчыгы" республика акциясендә катнаштылар. Балалар Президент чыршысында эленеп торачак яңа ел уенчыгы ясадылар.
22 декабрьдә районның барлык мәктәпләрендә массакүләм спорт флешмобын үз эченә алган "Яшел фитнес" спорт фестивале узды
23 декабрь көнне Садиково авыл клубында "Безнең чыршыдан ямьлерәк юк" дип исемләнгән яңа ел уенчыклары бәйгесе булып узды. Балалар чыршы уенчыклары ясадылар, кар бөртекләре кистеләр. Эш барышында яшь катнашучылар чын-чынлап бәйрәм кәефе белән яндылар: Яңа ел җырларын җырладылар, бер-берсе белән киләчәк бәйрәмнәр үткәрү планнары белән уртаклаштылар.
2018 елның 13 декабрендә Әлки муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы карарларын үтәү нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең уртак рейды оештырылды.
Начар метеорологик күренешләр: 2018 елның 25 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән сакланачак: күз күреме начарлану белән буран, көньяк-көнчыгыштан көчле җил, көчәйгәндә 17 м/с кадәр, юлларда кар көртләре.
22 декабрь көнне Чуаш Борнае авыл клубында "Театр күңел көзгесе"фестивале кысаларында отчет концерты булды. Тамашачылар чуваш "Телей" ансамбле , Сөнгатуллиннар дуэты, балалар ансамбле башкаруында җырлар тыңладылар. Кызлар башкаруында биюләр бәйрәмнең бизәге булды.
Тамашачылар күңеленә чуаш халкының борынгы йоласы турында сөйләүче "Сыра куа кызлар" театриаль күренеш куелышы бигрәк тә хуш килде.
Концертта рус, чуваш, татар композицияләре яңгырады. Тамашачылар үзешчән артистларга кул чапты. Кичә бик күңелле үтте.
22 декабрьдә Казанда Яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Әлки районы 26 сәүдә ноктасын тәкъдим итте. Иң актив җирлек башлыклары Казан шәһәре Башкарма комитеты администрациясе грамоталары белән бүләкләнделәр.
Шулай ук Казан шәһәре Совет рйоны Башкарма комитеты администрациясенең Рәхмәт хаты белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Гайфуллина Р. А. бүләкләнде.
21 декабрь көнне Түбән Колчурино авыл клубында“Җырла әле!" балалар дискотекасы һәм караокесы үткәрелде. Балалар өчен дискотека-дәресләрдән һәм өй эшләрен әзерләгәннән соң уңай эмоцияләр урыны.
22 декабрьдә " Алинә» УСЗ янындагы хоккей тартмасында «Әлки карчыгалары» - Түбән Әлки командалары арасында 6:4, Актай - Чуаш Кичүе 5:1 исәбе белән алкалы хоккей буенча иптәшләрчә матч узды. Мондый очрашулар дәвам итәчәк
21 декабрьдә һәлак булган әфганчылар йортларында мемориаль такта ачу тантанасы булды. Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең Яшьармиячеләр отряды Базарлы Матак авылында туып-үскән сугышчы-интернационалистларга, якташыбыз Яшин Анатолий Алексеевич, Шамышев Александр Яковлевич, Шәйхетдинов Рәшит Ислам улына мемориаль такта ачу тантанасында катнашты. "Хәбәрсез югалган күпме егет (без анда югалттык) . Алар мәңгегә безнең хәтердә калачак", - диде үзенең чыгышында Әлки районының сугышчы-интернационалистлар җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов