22 декабрь көнне Иске Матак мәдәният йортында Ватан Герое көненә һәм Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышланган "Әфганстаннан Чечняга кадәр" ХИА концерты булды. Концерт программасында музыкаль коллективның авторлык җырлары яңгырады.
21 декабрьдә Әлки районы мәдәният йортында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе үзешчән сәнгать коллективының отчет концерты булды. Концерт милли биюләргә бай булды һәм Гөлшат Зәйнәшеваның "Гайфи бабай, өйлән әйдә"спектакле тәкъдим ителде.
21 декабрь көнне Тинчурин театрында якташыбыз, Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган артисткасы Исламия Мәхмүтованың 75 яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм кичәсе узды.
Кичәдә Әлки муниципаль районы делегациясе катнашты. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лия Мәрдегалләмова район башлыгы Александр Никошин исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.
Әлки якташлыгы җитәкчесе Ришат Хафизов юбилярга районның мәдәни үсешенә керткән өлешләре өчен төбәк оешмасының Рәхмәт хатын тапшырды.
Россиядә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен дәүләт аттестациясен үткәрү тәртибе үзгәрде. Бу хакта Рособрнадзор сайтында хәбәр ителә.
Йомгаклау аттестациясе сроклары төгәл билгеләнде — вакытыннан алда, төп һәм өстәмә вакыт була. Имтихан өчен гариза биргәндә, укучы төгәл вакытны сайлап язарга тиеш. Имтихан тапшыруга гариза бирү срогы сентябрь аенда – имтихан башланганчы 2 атна кала билгеләнгән.
29 декабрьдә Базарлы Матактагы Үзәк паркта Яңа ел чыршысын ачу тантанасы була
Иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе Яңа елга ун көн вакыт калып бара.
Район башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, хезмәт хакын тоткарлаучы яисә аны конвертта түләүче эш бирүчеләр хакында соры хезмәт базары юнәлеше буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына җиткерергә кирәк.
Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә дә мөрәҗәгать итәргә була. Тел.: 2-15-81, 2-17-36.
Район аучылык җәмгыяте җәнлекләрне саклау, кышкы чорда ашату буенча күп төрле чаралар күрә.
Быел бу авылда беренче мәктәп ачылганга 100 ел булган. Борнайлылар мәктәпнең заманча яңа бинасы файдалануга тапшырылуны уку йортының гасырлык юбилеена бүләк дип кабул иттеләр.
20 декабрь көнне Түбән Кәчи авылында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Юхмачы авыл җирлеге үзешчәннәре концерты булып узды. Тамашачылар һәр номерны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Халык җырлары яңгырады, күңелле скетчлар күрсәтелде һәм дәртле биюләр тәкъдим ителде.