Әлки муниципаль районының клуб учреждениеләрендә Әниләр көненә багышланган тематик чаралар башланды. 23 ноябрь көнне Карамалы авыл мәдәният йорты барлык әниләрне " Кадерле әнием»бәйрәменә җыйды. Бәйрәм программасы бер сулышта узды һәм матур һәм игелекле килеп чыкты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Карамалы авылы әниләренә сюрприз әзерләгәннәр, алар моңлы җырларын бүләк иттеләр. Шулай ук әниләр өчен конкурслар һәм уеннар әзерләнгән иде. Бәйрәм өстәл артында дәвам итте.
22 ноябрь көнне Ташбилге авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Әниләр көненә багышланган "Кадерле әниләребез" дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Төрле конкурслар, уеннар оештырылды. Кичә ахырында барлык әниләрне чәй табыны артына чакырдылар.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Әниләр көнен быел егерменче тапкыр бәйрәм итәбез.
Социаль мошенниклык.
Авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат. (23 ноябрьгә)
Конкурс игълан ителә!
2018 елның 21 ноябрендә Иске Чаллы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Әниләр көненә багышланган"Эниемнен җылы куллары"дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Кичә барышында әниләр бик теләп җырладылар, биеделәр, төрле уеннар һәм конкурсларда катнаштылар.
Әлки районында машина йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылды.
Базарлы Матак урта мәктәбе берничә чара үткәрде.
Төзелешнең башлануы (тәмамлану) турында хәбәрләрне КФҮ аша бирергә мөмкин.