ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

4 ноябрь көнне Иске Матак авыл җирлеге хезмәткәрләре Түбән Кәчи мәдәният йортында "Театр күңел көзгесе»  смотр конкурсы кысаларында чыгыш ясадылар. Салман авыл җирлеге Иске Чаллы авыл мәдәният йортында концерт куйды инде, ә Югары Кәчи авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Хурада халкын сөендерде.

2018 елның 2-6 ноябрендә барлык мәдәният учреждениеләрендә, авыл мәдәният йортларында һәм авыл клубларында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган тематик концерт программалары, күңелле уеннар, ял кичәләре, тематик дискотекалар узды.

Төгәлбай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Көзге муллык"дип исемләнгән көзге бал үткәрделәр.Авыл халкы өчен төрле конкурслар оештырылды. Чарадан соң дискотека оештырылды


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 5 ноябрендә Татар Мулла авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен "Күңелле каникуллар"дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Балалар өчен төрле уеннар, дискотекалар, чәй эчү оештырылды . Балалар бик канәгать калдылар.

2018 елның 6 ноябрендә Югары Әлки авыл клубы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бильярд турниры үткәрделәр.  Катнашучылар үзара мавыктыргыч ярыштылар

7 ноябрь көнне район мәдәният йортында районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды.

Бүген Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә беренче тапкыр эскро-счетлар системасы буенча өлешләп катнашу шартнамәсен - махсус счетлар системасы буенча дәүләт теркәве өчен документлар тапшырылды, төзүче клиентка фатир ачкычын тапшырганнан соң гына аларга керү мөмкинлеген алачак

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Чуаш Борнае урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. 1 чиреккә нәтиҗәләр ясалды. Җыелышта психологик-педагогик хезмәт вәкиле Заһидуллина Нурания Хәбибулла кызы чыгыш ясады һәм ППХ эш планнары турында сөйләде. Директор урынбасары Ерусланова Н. Г. юлда, автотранспортта балаларның куркынычсызлыгы мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.  Ата-аналарны мәктәп турының фән олимпиадалары нәтиҗәләре белән таныштырдылар

Иске Алпар авылында булачак бәйрәмнәр алдыннан барлык пенсионерларны искиткеч җылы, күңелле очрашуга чакырдылар. Башта мәртәбәле кунакларны авыл мәдәният йорты фойесында әзерләнгән бәйрәм өстәлләре артына утырттылар, рәхәтләнеп сыйладылар. Шунда ук авыл тормышы проблемалары турында фикер алыштылар. Аннары республиканың танылган артистлары аларга бәйрәм концерты бүләк иттеләр.

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында якташыбыз Регина Нуретдинова өченче урынны яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International