ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

22 сентябрь көнне Салман авылы мәдәният йортында шахмат-шашка турниры булып узды.

2018 елның 25 сентябренә  барлыгы 30327 га (84%) сугылган, шул исәптән көзге бодай 1625 га (100 %), борчак 1744 га (100%), көзге арыш 714 га (100%), арпа 5924 га (100%), солы 2454 га (100%), тритикале 237 га (100%), сабан бодае 555 га (100%), вика 277 га (100%), ясмык (100%), карабодай (8925%). Барлыгы 82894 тонна ашлык суктырылган, 1 гектардан уртача уңыш 27,3 цн тәшкил итте.

3273 га (100%) рапс урылган, 1972 тонна суктырылган.

23 сентябрь көнне Югары Кәчи  авыл клубында 80 еллар дискотекасы үтте.

21 сентябрь көнне Бибай Чаллысы авыл клубында "Җырлыйк әле"дип исемләнгән караоке кичәсе узды. Әлеге конкурс кысаларында катнашучылар татар халык җырларын караоке ярдәмендә, ә  финалистлар исә музыкасыз башкарды.

2018нче елның 24 сентябрендә  Югары Әлморза, Иске Әнҗерә һәм Кошки авыл мәдәният йортларында "Бәрәңге икенче икмәк" исемле бәрәңге бәйрәме үткәрелде. Чәй өстәле артында күңелле уеннар да уйналды.


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Узган ункөнлектә район буенча 196.7 тонна сөт җыелган. Узган ел белән чагыштырганда бу 3322 килограммга күбрәк, әмма узган атнага караганда азрак. 21609 литр сөт җыйган Чуаш Кичүе авыл җирлеге сөт җыю буенча лидер булып тора.

Әлки районы Юхмачы урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре Гильфанова Л. Р. һәм Насыйрова Ф. Р. һәм педагог –оештыручы Гыймадиева З. Н. җитәкчелегендә «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте активистлары 5 һәм 6 сыйныф укучылары белән “1944. Җиңү балалары” исемедәге Бөтенроссия тарихи квесты үткәрде.

Начар метеорологик күренешләр:

2018 елның 25 сентябрендә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяктан көчле җил, көчәйгәндә, 15-18 м/с тизлектә көтелә.

Аязучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез, иртән һәм көндез яңгыр.

Җил көньяктан төнлә 4-9 м/с; көндез 9-14 м/с, урыны белән көчәйгәндә 18 м / с кадәр.

 Минималь һава температурасы төнлә +7º +9º

Көндез максималь һава температурасы + 11º+13º

23 сентябрь көнне Иске Хурада мәдәният йортында Чуваш Республикасының атказанган артистлары Стас Владимиров, Кати Петрова һәм Светлана Вуташпи катнашында чуваш эстрада концерты булып узды.

Әлки муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Россия Авыл Хуҗалыгы Үзәге белән берлектә кукуруз кырларына тикшерү үткәрделәр. Бүгенге көндә кукуруз орлыгының дымлылыгы 35тән 46% ка кадәр тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International