Әлки муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Россия Авыл Хуҗалыгы Үзәге белән берлектә кукуруз кырларына тикшерү үткәрделәр. Бүгенге көндә кукуруз орлыгының дымлылыгы 35тән 46% ка кадәр тәшкил итә.
24 сентябрь көнне район үзәге учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Балакирев С. Н. җитәкчелегендә киңәшмә узды.
21 сентябрь көнне Юхмачы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара тынычлык көне уңаеннан " Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены үткәрделәр. Уен танылган тапшырудан алынган музыкаль бизәлеш белән үрелеп барды. Катнашучылар куелган барлык сорауларга да дәрт һәм илһам белән җавап бирделәр.
21 сентябрь көнне Каракүл авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре “Террорсыз дөнья өчен "дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Егетләр һәм кызлар бөтен планета кешеләренең тыныч күк астында яшәячәгенә ышаныч белдереп «Без тынычлык өчен!" акциясендә катнашты
Әлки муниципаль районының үзәк хастаханәсендә район прокуроры Р. А. Гыйззәтов, район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Л. Х. Шакирова катнашында "Сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция куркынычы һәм коррупцияне булдырмау чаралары" темасына киңәшмә узды. Баш табиб урынбасарлары Э. А. Шәйхетдинова һәм И. В. Леонтьев чыгыш ясадылар. Алар 8 ай эчендә район халкына медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатына, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү буенча мөрәҗәгатьләргә анализ ясадылар
Югары Кәчи авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы төзелде.
Әлки муниципаль районында 13000 гектардан артык мәйданда көнбагыш чәчелгән. Тизрәк өлгерсен өчен район авыл хуҗалыгы оешмалары авиация ярдәмендә кыр десикациясен уздыра башладылар. 21 сентябрьгә 3000 гектарга якын көнбагыш мәйданы эшкәртелгән.
“Ләйсән” йөзү бассейны җәйге яллардан соң кабат эшли башлады.
17 сентябрьдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә, музейларында һәм китапханәләрендә «Музейландия иленә сәяхәт»дигән Бердәм мәдәният дәресе узды.
21 сентябрь көнне Апак авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Чәчәкләр - табигать елмаюы"дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрделәр. Бакчачылар җыелышып чәчәкләр һәм аларны карау турында тәҗрибә уртаклашты.