Күптән түгел Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә районның төрле мәктәпләреннән килгән әти-әниләр рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карадылар.
Районда үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 52 очрагы ачыкланган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре шул исәптән исерек хәлдә рульгә утырган бер йөртүчене тоткарлаганнар.
Балалар иҗаты йортында шөгыльләнүче Нияз Гайфуллин “Шәһәр – балачак яклавы астында” дигән җәмгыяви экологик реклама республика конкурсының “Робототехника” номинациясендә өченче урынны алды.
Районда үткән атнада өч чит ил кешесе миграция исәбенә куелган.
Болар Чехия, Әзербәйҗан, Әрмәнстан гражданнары. Алар барысы да безгә эшкә килгәннәр.
Атна дәвамында полиция хезмәткәрләре чит ил гражданнарының миграция закончалыгы таләпләрен ни дәрәҗәдә үтәвен тикшергәннәр. Нәтиҗәдә өч административ хокук бозу факты ачыкланган.
Үткән ункөнлектә шәхси хуҗалыклардан иң күп сөтне Чуаш Кичүе җирлегендә җыйганнар – 19624 килограмм тәшкил иткән ул.
Киокусинкай каратэ буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә районыбыз командасы бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте.
(Казан, 15 март, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнехановны "Ана даны - Материнская слава" медаленә лаек булучыларга акчалата түләүне ике тапкыр арттырды.
Ел башыннан бирле 95 кеше сулыш юллары вируслы инфекциясе (ОРВИ) чирләре билгеләре белән район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.
Базарлы Матактагы Ленин бакчасы дип телгә кергән паркка 1965 елда нигез салына: авыл үзәгендәге шактый зур мәйданда Җиңүнең 25 еллыгына багышлап каен, учак агачлары утырталар.