Февраль аенда әкрен агучы һәм акмый торган сулыкларда балыклар бик еш кислородка интегәләр, шунлыктан хәтта һәлак тә булалар.
Гыйнвар ахыры, февраль башы –дәү песнәкнең “язгы җыры” башланган чор.
Татар Борнае мәктәбе каршында эшләп килүче милли көрәш түгәрәгенә йөрүчеләр узган елда төрле ярышларда 28 призлы урын алганнар.
Тимерне әөгеп челтәрле рәшәткәләр, бизәкле капкалар ясаучы Динар Хәкимов Чуаш Борнае мәктәбенең киенү-чишенү бүлмәсен коймалап бүлеп биргән. Тимер чәчәкләр, нәфис яфраклар белән бизәлгән койма мәктәп фойесын бизәп тора. Динар балалар бакчасына да шундый үзенчәлекле эшләнмә ясап бүләк иткән.
Сихтермәдәге Педер Хузангай музее ачылуга быел 15 ел тула.
Иске Хурада клубы каршында хәзерге вакытта 5 берләшмә эшләп килә.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай, бер кыз дөньяга килгән.
4-5 февральдә район мәдәният йортында “Иделкәем” балалар театрлары һәм курчак театрлары республика смотр-конкурсының зона туры узды.
Мәгълүм булганча, авыл җирлекләре башкарма комитетларының эшен бәяләгәндә халыктан сөт җыюны, терлекләрне ясалма орлыкландыруны оештыру, гаилә һәм кече фермалар булдыру, үзара салым түләүнең торышы, иясез иске йортларны сүтеп алу кебек юнәлешләр исәпкә алына. Быелның беренче ае нәтиҗәләре буенча алдынгы бишлеккә Иске Чаллы, Иске Алпар, Иске Камка, Ташбилге, Борискино авыл җирлекләре кергән. Ә Кошки, Чиябаш, Апак, Иске Матак, Юхмачы җирлекләре әлеге исемлекнең азагына калганнар. Димәк, аларда эшне җанлырак оештыру буенча җитди чаралар күрү зарур.
“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә отчет җыелышы булды. Заманында редакциядә ике дистәдән артык кеше эшли иде. Хәзер биредә штатта 11 генә кеше. Аларның өчесе – журналистлар.