ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Әлки районының Түбән Әлки авылында яшәүче бертуган эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар әтиләре Әсхәт Гәрәй улы истәлегенә мини-футбол ярышлары үткәрделәр. 


4
февраль, 2017 ел
шимбә

Узган шимбәдә “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере базасында район беренчелегенә чаңгы ярышлары узды.  Анда Иске Матак, Иске Кората авыл җирлекләре чаңгычылары иң әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр.


3
февраль, 2017 ел
җомга

Әлки районы чыгарылыш сыйныфлары укучылары белән очрашуга Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов үзе килә

Соңгы елларда укучылар гына түгел, укытучылар да БДИ тапшыра. Инде менә  быел ата-аналар да сынау тота. Бу көннәрдә Россиянең һәр төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да махсус акция уза. 

1 февральдән 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен “Әлки хәбәрләре” газетасына вакытыннан алда язылу башланды.

Ашкынып алга чапкан гомерләрнең тагын бер елы артта калды. Без аны ничек яшәдек? Кеше тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны исәпкә алып баручы  район Гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе ЭНҖЕ ХӘЛИУЛЛИНА белән әнә шул хакта сөйләштек. 

Әлки районы энциклопедиясен төзү буенча эш узган елда башланды.

Быелның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр татарстанлылар җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләр эшчәнлегенннән ни дәрәҗәдә канәгать булуларын интернет ярдәмендә белгертә алалар.

Базарлы Матакта “Ләйсән” йөзү бассейны ачылганга ярты ел вакыт узып бара. Бүген бассейнда кичке алтыга кадәр балалар

шөгыльләнсә, 18 дән 21 сәгатькә кадәр олылар йөзә. Соңгы вакытта бассейнга йөрүчеләр күзгә күренеп артты. Кышкы суыкта да суда йөзүдән рәхәтлек һәм файда күрүчеләрнең берничәсе белән сөйләшеп тә алдык.

Районның почта хезмәткәрләре бергә җыелып 2016 нчы елда ниләр эшләүләре, уңышлары һәм җитешсезлекләр турында сөйләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International