ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2016 ел
җомга

Белем бирү учреждениеләре укучыларының республика спартакиадасы кысаларында Алексеевск эшчеләр бистәсендә үткән волейбол ярышларында бездән ике команда катнашты.

Чирмешән ярында урнашкан Иске Камка халкы язгы ташуны имин үткәрү өчен саклану чараларын алдан күреп куйган инде.

Районҗа 98 мең гектарда сөрү җире бар. Быел шуның 44,5 мең гектарында бөртеклеләр игеләчәк. Шул исәптән 10 меңгә якынында бөртек өчен кукуруз үстерү күздә тотыла. 18,5 мең гектарда – көнбагыш, рапс, соя кебек техник культуралар игелсә, 23 мең гектарга якынында азык культуралары үстереләчәк.


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бу узган елның шул чорындагыдан 12 тоннага күбрәк.

Елның икенче яртысы өчен район газетасына бүгеннән язылып кую отышлы.

Табигатьтә  кыш белән яз тартышкан бер кичтә район мәдәният йорты сәхнәсендә галиҗанәп җыр – рус җыры тантана итте. Районның төрле авылларыннан җыелган үзешчәннәр рус халык җырлары һәм авторлар җырлары, романслар башкарып, музыка сөючеләргә ләззәтле минутлар бүләк иттеләр. “Рус җыры – 2016” республика бәйгесенең район туры  узган бу кичәдә дистәдән артык вокал башкаручы, алты ансамбль чыгыш ясады. Конкурс шартлары буенча, катнашучылар музыка астында һәм а капелла (музыкасыз) җырладылар. Жюри биш яшь категориясе буенча җиңүчеләрне билгеләде.

15-16 мартта Чирмешән эшчеләр бистәсендә “Йолдызлык-Созвездие-2016” эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестивале зона бәйгесе узды.

Түбән Әлки мәктәбе спорт залында мәктәпнең элекке укучысы  Фаил Хәмәтшин истәлегенә татарча көрәш бәйгесе булды. Әлеге ярыш Фаилнең бертуган энесе Илфат инициативасы  белән үтте, барлык чыгымнарны да ул үз өстенә алды.


15
март, 2016 ел
сишәмбе

Бу комплекслы федераль статистика тикшерүе. Ул биш елга бер мәртәбә бөтен Россия буенча үткәрелә. Әлеге тикшерү икътисадның бу тармагындагы эшчәнлекнең тулы картинасын ачыкларга мөмкинлек бирә. Мондый исәпкә алу районда 2010 елда үткәрелгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International