ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2015 ел
шимбә
Быел районыбызда урып-җыюда 93 кыр корабы эшкә җигеләчәк.  Механизаторлар алдына комбайннар ремонтлауны 15 июльгә төгәлләү бурычы куелды. Ындыр табаклары һәм бөртек саклау урыннары басудан кайткан ашлыкны кабул итәргә тулысынча әзер булырга тиеш, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.
Россия Хезмәт министрлыгы 2016 елда бәйрәм яллары турындагы карарны имзалады. 

Бүген бөтен дөньяда  наркотик матдәләрне тиешсез максатларда куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Марат Назаров белән очрашып сөйләштек.

Мәгълүм булганча, быел йөрәк-кан тамырлары чирләренә каршы көрәш елы дип игълан ителде. Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре  үткәрә торган акцияләр дә әнә шуңа юнәлтелгән. Медиклар хезмәт коллективларында булып, анда эшләүчеләрнең артериаль кан басымын үлчиләр.

25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Районда бүген 35 меңнән артык мөгезле эре терлек асрала.
Районыбыз терлекчеләре бүген  кабул итү пунктларына көн саен уртача 128 тонна сөт җитештереп озаталар.
Иске Тахтала, Алпар мәдәният йортларына газ белән эшли торган яңа казаннар кайтарылды.
 
Татар Борнаенда авыл бәйрәме табигатьнең гаҗәеп гүзәл бер почмагында – Якты күл буенда узды. 
 

Быел Әлки районы урманнарыннан Алабугага 10 мең 800 кубометр түбән сортлы агач озатылган

 
Апак авылында җәй башында бик үзенчәлекле "Шомырт чәчәге" бәйрәме үткәрелә. Быел да ул ямьле Чирмешән елгасы буенда узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International