ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Урманнарда югары янгын куркынычы саклана

Берничә ел тәнәфестән соң Алпар авылында янә  Сабан туе үткәрергә булдылар. Шушы авылдан чыккан эшлекле якташлары инициативасы иде бу. Ә башлап йөрүче  Рифкать Сәмигуллин булды.
Район ДЮСШ командасы футбол буенча район чемпионатының  беренче әйләнешендә “Б” дивизионында беренчелекне  яулауга иреште.
 
27 июньдә Казанда Теннис академиясе бинасында Татарстан Президенты вазыйфасына "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар сайлаучылар белән очрашачак. Анда безнең районнан да 24 кеше катнаша.
 
Юхмачы авылында модульле ветеринария участок пункты ачылды. Яңа объектны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин һәм республика баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов катнаштылар.

24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

 

Мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру төгәлләнде.

Елның теләсә кайсы фасылы үзенчә матур. Ә менә җәй… Аның гүзәллеген тасвирларга  сүзләр табып бетерү дә кыен. Җәйнең озын якты көннәре, кайнар кояшы, җылы яңгырлары бар җирне яшеллеккә, чәчәккә күмә. Ә инде табигатьнең бу "тырышлыкларына" үз хезмәтеңне дә өстәсәң…
 
Районда печән өстенең иң кызган чагы. 7 мең гектарда күпьеллык үләннәр чабылды. Шуның 5400 гектары -– сенажга, калганы исә печәнгә алына.
Икенче яртыеллыкта “Әлки хәбәрләре”н 5626 әбүнәче алдырачак.
Авыл клубларында бу арада “Яшьләр тормышны сайлый” исеме астында тематик дискотекалар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International