ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

Машина тәрәзәләренә “тонировка” ясаган өчен җәза кырыслана.

Тәрәзәләре чамадан тыш каралтылган машина хуҗаларына әлегәчә 500 сум штраф түләтелә иде.1 февральдән  андыйларга җәза кырыслана. Штрафтан тыш, 15 тәүлеккә чаклы утырып чыгарга туры киләчәк. Моның өстенә  аларның машина теркәлүе дә гамәлдән чыга.


24
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Әлеге көрәш турниры чын мәгънәсендә әлкилеләр көне булды. Ник дигәндә безнең район җыелма командасы Алексеевск, Нурлат, Лаеш, Биектау, Спас, Казан шәһәренең Вахитов районыннын килгән көрәшчеләргә җиңүгә бернинди өмет калдырмады.
Качману бәйрәмендә өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында яшәүчеләр янында Алексеевск чиркәвеннән  кунаклар булып китте.

23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
…Яңа ел ишек шакырга берничә сәгать кала телефон чыбыклары буйлап йөгереп кайгылы хәбәр килеп җитте. Туйбикәнең армиядәге малае үлгән! Бәйрәм сөенече тулы бу минутларда күңел әлеге хәбәрне кабул итәр хәлдә түгел иде, аңышып җитмәгән килеш аны җиткерүчене шелтәләп ташладым. Аннары акрынлап аңга барып җитте: әй Аллам, ялгыз канат кагып гомер итүче Туйбикә мондый хәсрәтне ничек кичерер?!
Быелның 1 февраленнән  пенсияләрнең иминиятләштерү өлеше арта.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарының барысына да юбилей медальләре тапшырылачак.
“Каенкай” приютында тернәкләнү үтүче 15 бала Чистайдагы “Раздолье” сәламәтләндерү үзәгеннән кайттылар.
Быелның 1 гыйнварыннан ана (гаилә) капиталы, 23,6 мең сумга артып, 453 мең 26 сум тәшкил итте

22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 1 гыйнварга билгеле булган мәгълүматлар сөендерә: 360 кешегә артып, хәзер без, әлкилеләр, 20 мең 30 кеше булганбыз.
Дәүләт статистикасының райондагы бүлеге бу көннәрдә 2014 ел нәтиҗәләренә караган мәгълүматлар туплау белән шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International