ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 19 июнеедә район үзәге  Базарлы Матакта ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган велоузыш узды.


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Балалар китапханәсе яшь укучылар белән «Яраткан китаплар парады» исеме астында  балалар китапларына күзәтү үткәрде. Балалар үзләренең яраткан китапларын кычкырып укыдылар, укылган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Аларны яңа китаплар белән таныштырдылар

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен 2019 елның 20 июнендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрүне оештыра.

2019 елның 3 июненнән, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең «Трактор-Тагылма» профилактик операциясен үткәрү турында боерыгы нигезендә Әлки районында ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән уртак рейдлар башланды.

Актаныш муниципаль районы хезмәтчәннәре тарихында беренче мәртәбә тәүлеклек савым 200 тоннадан артып китте.

Чуаш Кичүе урта мәктәбе каршындагы җәйге ял лагерында тәрбияләнүчеләр лагерьда вакытларын бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр. Лагерь тәрбиячеләре көн саен билгеле бер темага багышлыйлар: Нептун көне, юл йөрү кагыйдәләре, песи һәм балалары, галстук һәм бантиклар, пират көне, А. С. Пушкин көне, Россия көне һәм б.  Конкурслар, ярышлар, уеннар оештырыла, аларда балалар теләп һәм кызыксыну белән катнашалар.

20 июньдә район советының чираттагы утырышы була.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    Россия  һәм Кыргыз  яшьләре лидерлары  форумына теркәлү башлану  турында  хәбәр  итә.   Форумда  катнашу  өчен  18 яшьтән  30  яшькә  кадәрге  авыл  яшьләре    чакырыла.  

17 июньгә районның  авыл  хуҗалыгы оешмаларында  һәм  крестьян  (фермер) хуҗалыкларында    тулаем  тәүлеклек савым  200,1 тонна булды.   “Шундый  күрсәткечләргә  ирешү безнең район  тарихында  беренче  мәртәбә. Бу  узган  елның  шушы  датасына   караганда  27,9 тоннага  яисә   16%ка күбрәк», – дип, хәбәр  итте  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Айдар Мирхәйдәров.


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Метеорологик фараз. Начар метеорологик күренешләр фаразланмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International