3 июньгә районның авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 155,5 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 12,3 тоннага күбрәк. 151,1 тонна сатылган
2019 елның 1 июнендә районның барлык мәдәният учреждениеләрендә балалар өчен «Балачак илендә " күңел ачу-уен программалары, « Бәхетле балачак» рәсем конкурсы, «Балачак күңелле чор» рәсем конкурсы һәм спорт уеннары узды. Балалар күңел ачу, яктылык, җылылык һәм яхшы кәеф дөньясына чумдылар. Кызыклы уеннар һәм конкурслар беркемне дә битараф калдырмады
2019 елның 31 маенда Иске Салман авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья тәмәкесез көнгә багышланган “Мин тәмәке тартмыйм һәм бу бик шәп!”дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Чара барышында катнашучыларга тәмәке тартуның кеше организмына зарарлы йогынтысы турында сөйләделәр
2019 елның 31 маенда Балаларны яклау көне алдыннан Чуаш Кичүе урта мәктәбендә 5 нче сыйныф укучыларын РДШ (Россия укучылар хәрәкәте) сафларына кабул итү булды, аннары бөтен мәктәп табигатьтә сәламәтлек көнен уздырды. Барлык балалар һәм укытучылар аркан тарту, капчык киеп йөгерү, кашык белән йөгерү, капчык белән көрәш, футбол һ.б. ярышларда катнаштылар. Барлык җиңүчеләр дә призлар һәм тәм-томнар алдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекләрне яклау һәм терлек азыгы җыю буенча башкарылачак чаралар турында сөйләде
Көндез 2 майда, төнлә һәм көндез 2019 елның 3 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяктан секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил (Казан шәһәрендә 15-20 м/с) көтелә.
2019 елның 1 июнендә Базарлы Матак авылы Үзәк паркында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды
Бүген Базарлы Матак авылының Үзәк паркында Worldskills флагын тапшыру эстафетасы узды.
2019 елның 31 маенда Ташбилге авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы "С. М. Лисенкова исемедщге тарихи-туган якны өйрәнү музее " муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе коллективы “Лицейларда тарих. Безнең атаклы якташлар» темасынатүгәрәк өстәл оештырды.
Бу атнада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары арасында матди-техник базаны үстерүгә грантлар алуга үткәрелгән конкурска йомгак ясалды. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча барлыкка килгән вәзгыять турында сөйләде.