ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

9 май көнне Иске Тахтала авыл клубында Пионерия көненә багышланган "Әзер бул, һәрвакыт әзер!" дип исемләнгән тематик чара узды. Пионерия-бик күп кызыклы һәм мөһим нәрсәләр: тимурчылык эше, эзләнү операцияләре, микро участокларда эшләү, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтү. Алып баручы балаларга шул хакта сөйләде

«СТОП ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясен үткәрү кысаларында 16 май көнне Хузангай мәктәбендә "ВИЧ турында нәрсә белергә тиеш" дигән уен-квест үткәрелде.

17 май көнне Карамалы авыл мәдәният йорты һәм  китапханә хезмәткәрләре  Халыкара музей көне уңаеннан Лисенков исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Экскурсия музей экспозицияләренең предметлы рәтләре белән танышуга юнәлдерелгән иде.

15 майда " Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” яшь инспекторлар республика конкурсының муниципаль этабы узды.

15 май көнне Яңа Камка авыл клубы хезмәткәрләре Гаилә көненә багышланган "Бәхетем минем- гаиләм" дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр. Конкурста катнашучылар өчен ачык һавада уеннар һәм учак янында гаилә җырлары әзерләнгән иде.

"Балалар ышаныч телефоны көне" нә багышланган чаралар кысаларында Базарлы Матак урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары белән "Тормыш кыйммәтләре"дигән квест үткәрелде. Чара укучыларның актив тормыш позициясен формалаштыруга, стресска каршы торучанлыкка, тормышта дөрес карарлар кабул итү техникасының эшкәртелүенә юнәлтелгән. Укучылар барлык биремнәрне энтузиазм белән үтәделәр һәм куелган максатларга һәм бурычларга ирешү өчен үз белемнәрен һәм күнекмәләрен актив кулландылар.

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә 2019 ел башыннан Россия Федерациясе территориясендә А (серотип Н5) тибындагы кош гриппы Югары патоген вирусының Ростов өлкәсенең «Урсдон» ҖЧҖ кошчылык предприятиеләрендә, Усть-Донецкий районының «Евродон» АХ ҖЧҖнең бүлендек предприятиесе булып саналган "Евродон" АХ ҖЧҖнең күркә ите җитештерүче эре предприятиесе санала торган кошчылык предприятиеләрендә (серотип Н5) кош гриппы   килеп чыгуы турында хәбәр итә.


18
май, 2019 ел
шимбә

17 май көнне Казанда "Без бергә" Республика халык иҗаты фестиваленең Гала-концерты узды. Балалар иҗат йорты коллективы "Иҗади гаилә" һәм "Фотозона" номинацияләрендә 1 дәрәҗә лауреат булды, шулай ук зона этабын уңышлы оештырган өчен мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Базарлы Матак авылындагы «Дубравная» универсаль спорт мәйданчыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча «Бабамга Җиңү өчен рәхмәт»турниры узды. Турнирда "Актай" командасы җиңү яулады, икенче урында "Альтат", өченчедә - "Анжи"

Авыл хуҗалыгы кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International