Бүген Әлмәт шәһәрендә "Дәүләт идарәсен нәтиҗәле итү" һәм "Заманча авыл,төп проблемалар һәм үсеш механизмнары" темасына дебатлар булып узды.
1 май көнне Базарлы Матак авылы Үзәк паркында "Уйна гармун, такмак яңгырасын"дигән район фестивале булып узды. Концерт күңелле җырлар һәм дәртле биюләр белән узды.
Әлки муниципаль районының ТатарЧиябашы авылында яшәүче Насыйбуллина Фәрдия Зыятдин кызы 1 май көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Әлки муниципаль районының Борискино авылында яшәүче Амукова Наталья Максим кызы 1 май көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
30 апрель көнне Әлки районы мәдәният йортында район оешмалары һәм учреждениеләренең иҗат коллективлары арасында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсының гала-концерты булып узды . Номинациядә һәркем үзенең призлы урынын алды һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
29 апрель көнне Әлки районы мәдәният йортында авыл җирлекләре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар арасында "Театр-күңел көзгесе" район смотр-конкурсының гала-концерты булып узды. Биш номинациядә һәр клуб үзенең призлы урынын алды һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
27 нче апрель көнне Үргәагар авыл мәдәният йортында "Тукай кичәсе"дип исемләнгән тематик программа үтте. Татар һәм рус телләрендә шагыйрьнең шигырьләре яңгырады.
27 апрель көнне Чуаш Кичүе авыл мәдәният йортында Халыкара бию көненә багышланган “Бию кичәсе” дип аталган концерт булып узды. Программада төрле юнәлештәге иҗат бию коллективлары чыгыш ясады.
26 апрель көнне Яңа Әнҗерә авыл клубында Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "И туган тел, и матур тел"дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе булып узды. Туган тел, туган як табигатенә багышланган шигырьләр күп булды.
“Базарлы Матак урта мәктәбе” МБББУнең 2-8 сыйнф укучылары арасында хәрби-патриотик җырлы сәхнә бәйгесе конкурсы булып узды. Конкурс Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган. Чара югары дәрәҗәдә узды. Жюри конкурсантларны төрле критерийлар буенча бәяләде: сәхнә, костюмнар, реквизитлар һ. б.