«Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы авыл территорияләрендә иҗтимагый фикер лидерларын ачыклау буенча Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итә. Быел проектның партнерлары булып Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты тора.
27 апрель көнне Иске Матак мәдәният йортында өстәл теннисы буенча спорт ярышлары узды. Киеренке һәм кызыклы көрәштә узган турнирда спортчылар үзләренең спорт характерын, җитезлеген һәм осталыкларын күрсәтә алдылар.
Һәркем үзенең хезмәт хокукларын тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләргә ия.
Граждан пенсия яшенә ирешүгә хезмәт хокуклары һәм ирекләрендә, шул исәптән эшкә кабул иткәндә дә, аңа чикләүләр билгеләү өчен сәбәп була алмый.
Барлык эш бирүчеләр (физик затлар һәм юридик затлар, аларның оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә) хезмәт мөнәсәбәтләрендә һәм хезмәткәрләр белән турыдан-туры элемтәдә хезмәт законнары һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка актлар нигезләмәләренә таянып эш итәргә тиеш.
Су полосы буенча Бөтенроссия ярышларында "Ленинград өлкәсе призларына" Татарстан исеменнән чыгыш ясаган "Актай" командасы 3 нче урынны алды
27 апрель көнне "Урман утырту көне" республика табигатьне саклау акциясе кысаларында Базарлы Матак мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары район үзәге урамнарында, чаңгы базасында 1200 гә якын үсенте утырттылар.
28 апрель көнне Борискино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Пасхаль уен"дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр
29 апрельгә районның авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 155 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 12 тоннага күбрәк. 151 тонна сатылган.
26 апрель көнне Алпар мәдәният йортында "Г. Тукай шигъри теле"дип исемләнгән әдәби кичә узды. Китап күргәзмәсе һәм китапларына күзәтү оештырылды.
30 апрельдә 8дән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Казанда юридик һәм физик затларның банкротлык процедурасына бәйле мәсьәләләр буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.
Сорауларга Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина җавап бирәчәк. "Кайнар линия»телефоны (843)255-25-71.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!
Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 8а сыйныфы укучысы Мусина Әдилә «Илһам»Бөтенроссия яшь язучылар конкурсында 2 урын алды. Диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде. Җитәкчесе-татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйхетдинова Алия Илмир кызы.