Татарстанда күчемсез милек базарын характерлый торган төп күрсәткечләр буенча тотрыклы вазгыять саклана.
Бу хакта 15 апрельдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова җитәкчелегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә сүз барды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, үсемлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, финанслау бүлеге башлыгы Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, республика территориясендә дәүләт ярдәме белән иминләштерүне гамәлгә ашыручы АПК идарәсенең төбәк органнары һәм иминият компанияләре вәкилләре катнашты.
15 апрельдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык – төлек сәясәте комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясенең уртак утырышы булды. Парламентарийлар 2018 елда республика башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап тыңладылар, шулай ук дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Якын арада Татарстанда яңа производстволар гамәлгә кертү тәүлегенә 4 мең тонна сөт эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Хлебодаровка, Алпар торак пунктында "Көнчыгыш ашлык продуктлары" АҖ үзйөрешле машиналарына техник тикшерү уздыру.
12 апрель көнне Түбән Әлки мәдәният йортында кошлар көненә багышланган "Кошлар көне белән танышу"дигән тематик чара узды. Балаларга кошлар, аларның гадәтләре турында сөйләделәр һәм балалар бик теләп викторинада катнаштылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, әкияти кошларны санадылар.
“Төзүче һәм К” оешмасы бу сезонда да берничә объектта төзелеш-ремонт эшләре алып барачак.
12 апрель көнне мәктәптә @tatarmultfilm иҗатчылар төркеме эшләде. ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек чаралары планын үтәү йөзеннән, «Татармультфильм» берләшмәсе безнең мәктәп базасында Татармультфильм белгечләре белән берлектә патриотизм дәресе һәм анимация һәм иллюстрацияләр буенча мастер-классны үз эченә алган чара узды. Безнең укучылар киләчәктә мультфильм ясау өчен безнең якның истәлекле урыннарын бик теләп ясадылар.
13 апрель көнне Иске Тумба авыл клубында "Космонавтика көне"дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Балалар космос темасына рәсемнәр ясадылар.
16 апрель көнне Түбән Әлки авылында яшәүче Сафина Рабига Шәрифулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.