ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан 2019 елгы декларация кампаниясе старт алды.

12 апрель көнне Әлки районы мәдәният йортында биш команда катнашында "Шаяннар һәм тапкырлар клубы”  дип исемләнгән тематик кичә узды. Ярышта гран-прига Түбән әлки укытучылары командасы лаек булды.Беренче урынны Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары алды, икенче урынны район мәдәният йорты, авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре бүлеште, өченче урынны Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучылары командасы яулады.

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 10 сыйныф укучылары Ләйлә Шәйхетдинова һәм Эльвина Зангирова рус теле һәм инглиз теле буенча «Тел, әдәбият, сәнгать» төбәкара фән олимпиадасы призерлары булдылар.

1 апрельдән «Әлки хәбәрләре» газетасына 2019 елның икенче яртысына язылу башланды.

"Ләйсән”  йөзү бассейнында шөгыльләнүче район ватерполчылары Түбән Новгородта узган Идел буе федераль округы чемпионатында икенче урынны яулады.


13
апрель, 2019 ел
шимбә

Аның белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында "кадастр инженерын сайла" өстәмә битендә танышырга була. Кадастр инженерлары рейтингы агымдагы елның өч ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелгән.  Шулай ук бу бүлектә айлар буенча төзелгән рейтинг белән танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, кадастр инженерлары рейтингы күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куюда кабул ителгән уңай һәм тискәре карарлар саны һәм документлар әзерләү сыйфатында нигезләнә. Шулай итеп, әгәр туктату һәм баш тартуның проценты 35тән артык булса, кадастр инженеры "кызыл зонага" эләгә. Әгәр туктату һәм баш тартулар проценты 35тән ким булса, 18дән артык «ак зона»га.  Әгәр туктатулар һәм баш тартулар 18 проценттан ким икән - «яшел зона»га.

Шимбә көнне, 13 апрельдә,  иртәнге  6.00 сәгатьтә Казанда, Чаллыда,  Зеленодольск районының  Октябрьский поселогында  (“Яңа  Тура” сәүдә-ярминкә  комплексында)   гадәттәге  авыл хуҗалыгы  продукциясен һәм  көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату ярминкәләре эшли башлый.   

11 апрель көнне Әлки авыл клубы хезмәткәрләре Космонавтика көненә багышланган "Космос" исемле әдәбият күргәзмәсе оештырды. Балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, беренче космонавт Ю. А. Гагарин турында сөйләделәр.

ТР буенча Кадастр палатасы белгечләреннән еш кына хәзерге вакытта күп еллар элек бирелгән кадастр паспорты булу-булмавын сорыйлар.

Хәзерге вакытта күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куюда кадастр паспорты хокукларны теркәү органы тарафыннан бирелми. 2017 елда аны Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында өземтә алыштырды, ул күчемсез милек объекты турындагы мәгълүматлардан тыш, хокук хуҗасы турында да үз эченә ала.

Элек ЕГРНнан өземтә кебек бирелгән кадастр паспорты аларны биргән вакытта актуаль. Күчемсез милек белән алыш-биреш ясаган очракта хәзерге вакытта актуаль белешмәләр белән күчемсез милек реестрыннан өземтә соратып алырга кирәк.

 

11 апрель көнне Карга авылы мәдәният йортында космонавтика көненә багышланган телдән "Минем космос"  журнал, тематик чара булып узды. Барлык балалар да әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, космос турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International