ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

11 апрельдә Әлки муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки районы бүлеге башлыгы А. Н. Петухов катнашында агросәнәгать комплексы оешмаларының язгы кыр эшләренә әзерлеген карап чыкты. Эш барышында комиссия тракторларның һәм авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеген, машина-трактор паркларының торышын, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасын үтәү шартларын бәяләде, эш планнары, орлык материаллары һәм ашламалар булу белән танышты. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Хузангай ҖЧҖ алды.

11 апрель көнне Алпар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кошларга да ярдәм кирәк"дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр. Балалар һәм аларның әти-әниләре үз куллары белән кошлар өчен җимлекләр ясадылар һәм азык алып  килделәр.

Базарлы Матак урта мәктәбендә фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде. . Бер атна элек 2-9 сыйныф укучылары үзләренең проектларын методик берләшмәләрдә якладылар. Иң яхшы эшләр ТККДА чыгыш ясау өчен сайлап алынды. Бүген башлангыч сыйныф укучыларының "Беренче адымнар" номинациясендә проектларын яклау булды. Иң яхшы эшләр дипломнар белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә Кырым Республикасының дәүләт теркәве һәм кадастр буенча Дәүләт комитеты делегациясе килде. Килүче эшче төркемен Дәүләт теркәү комитеты рәисе урынбасары Александр Костюк җитәкләде.

Кырым коллегаларына хезмәт командировкасының төп максаты – дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыру өлешендә тәҗрибә уртаклашу һәм иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү.

Эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин һәм дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Илнур Галиев катнашында берничә киңәшмә узды

11 апрель көнне Салман авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Космос безнең" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балаларны космонавтика көне бәйрәменең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар.


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бу атнада игенчеләребез язгы кыр эшләренә керешәчәк. “Кызыл Шәрык-Агро”, “Хузангай” җәмгыятьләре уҗымнарны тукландыра башлыйлар. Быел районда 42 мең гектарга якын мәйданда сабан культуралары чәчү планлаштырыла.

10 апрель көнне район мәдәният йортында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында балалар иҗат йорты, район мәгариф бүлеге һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре үзешчән сәнгать артистларының отчет концерты булып узды.

10 апрель көнне Базарлы Матак авылында яшәүче Фасахова Сафия Хәбибулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2019 елның 1 гыйнварыннан 2019 елгы декларация кампаниясе старт алды. Физик затларга 2018 елда алынган керемнәр турында 30 апрельгә кадәр хисап бирергә кирәк.

10 апрель көнне Карга авылы мәдәният йортында "Бер яшьлектә, бер картлыкта"дип исемләнгән тематик чара булып узды. Кайнар чәй табыны артында утырганда, чакырылган кунаклар  бергәләшеп   җырладылар һәм бииделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International