2019 елның 8 апрелендә Базарлы Матак авылының «Каенкай» балалар бакчасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" Республика конкурсы кысаларында "Балаларны ТРның ике дәүләт теленә өйрәтү буенча иң яхшы лэпбук " конкурсы узды
2019 елның 4-6 апрелендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы укучыларының XII Спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча команда ярышлары узды. Әлки районы командасы 3 урынны яулады.
2020 елның 1 гыйнварыннан хисап тапшыру тәртибе үзгәрә:
Росстат да бухгалтерлык хисаплылыгын тапшыру бурычы гамәлдән чыгарыла;
бөтен еллык бухгалтерлык хисаплылыгы салым органнарына электрон рәвештә генә электрон документлар әйләнеше операторлары аша тапшырыла.
7 апрель көнне Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Иске Әнҗерәдә бильярд турниры оештырылды. Бильярд вакытны үткәрү генә түгел, ә аны файдалы итеп үткәрү дә гаҗәеп чара булып тора. Шуңа да ярышларда катнашучылар канәгатьлек һәм заряд алдылар.
Бу хакта 8 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов рәсилегендә узган киңәшмәдә әйтелде. Очрашуның темасы Татарстан Республикасы хуҗалыкларында сугарулы азык культураларын игүнең нәтиҗәлелеген арттыру хакында сөйләшү булды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Фаик Софиоллин, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм башка җаваплы затлар катнашты
Хөрмәтле район халкы! Әлки муниципаль районының иҗтимагый киңлекләре өчен 2020 елда төзекләндерү эшләре өчен тавыш бирүдә катнашыгыз.
РФ Салым Кодексының 361.1 статьясында билгеләнгән транспорт салымы буенча салым ташламаларын озайту мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать карады һәм болай дип хәбәр итә.
Россия Федерациясе Салым Кодексының 14 статьясы (алга таба - Кодекс) нигезендә транспорт салымы региональ һәм җирле бюджетларның шактый дәрәҗәдә керем базасын формалаштыручы региональ салым булып тора һәм федераль бюджетка күчерелми.
Массакүләм мәгълүмат чараларында 8 апрельдән шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән участокларда яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерергә ярамый дигән мәгълүмат пәйда булды. Моны яңартылган җир кишәрлекләрен файдалану төрләре классификаторы үз көченә керүе белән бәйлиләр. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы белән расланган классификаторга, чыннан да, үзгәрешләр кертелде һәм «рөхсәт ителгән» төрләре тасвирламалары тәгаенләнде.
"Әлеге редакциядә классификаторның «җиләк-җимеш, яшелчә, бахча» дигән сүзләре төшереп калдырылган, әмма гомуми формулировка - «авыл хуҗалыгы культуралары» үстерү", - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина. Соңгы билгеләмә үз эченә, югарыда санап үтелгән культураларны һәм башка культураларны да үз эченә ала. Мәсәлән, бөртекле, кузаклы, җиләк-җимеш, азык, майлы, дару, чәчәк үсентеләре һәм башкалар авыл хуҗалыгы культураларына керә. Шуңа күрә өй янындагы участокта яшелчә һәм җиләк-җимеш утыртырга мөмкин», - дип ассызыклады ул.
6 апрель көнне Чиябаш авылы мәдәният йортында "Кошлар-безнең дусларыбыз"дип исемләнгән балалар-танып-белү программасы булып узды. Балалар рәсем конкурсында катнаштылар һәм кошлар өчен үз куллары белән җимлекләр ясадылар.
«ЕРЦ – «Татэнергосбыт» ҖЧҖ «Әлки»халкына хезмәт күрсәтү буенча участок адресын үзгәртүгә игътибар итә.
2019 елның 6 маеннан халыкка Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 80 адресы буенча («Татэнергосбыт " АҖ бинасы) исәп-хисап үзәге хезмәтләре өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.