ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә дәүләт урман реестрында һәм Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында каршылыкларны бетерү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды.

Чарада Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, Росимущество, урман хуҗалыгы министрлыгы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышта физик һәм юридик затларның күп санлы мөрәҗәгатьләре каралды, шул исәптән 3-нче номерлы сугыш һәм хезмәт ветераннарына «Просвещенец» ДНТ кергән мөрәҗәгатьләр дә каралды.

6 апрель көнне Иске Тумба авыл клубында "Без-сәламәт буын!" дигән спорт уеннары үткәрелде. Балалар күңел күтәренкелеге генә түгел, бик күп уңай эмоцияләр дә алдылар.

2019 елның 8 апрелендә  Чуаш Кичүе урта мәктәбендә Кошлар көне үткәрелде. Чарада 5 нче сыйныф укучылары кошлар турында шигырьләр һәм кызыклы фактлар сөйләделәр, дәресләрдән соң биология укытучысы Сагирова Н. җитәкчелегендә 6-7 нче сыйныф укучылары  мәктәп территориясендә үз куллары белән хезмәт дәресләрендә ясаган сыерчык ояларын элделәр.

6 апрель көнне " Алинә” УСЗда күп тапкырлар Сабантуй батыры Яруллин Талибулла Ярулла улы истәлегенә багышланган Көрәш буенча районара турнир узды. Турнирда Әлки, Нурлат, Чистай районнары командалары катнашты. Барлыгы 93 катнашучы 10 авырлык категориясендә көч сынашты.

6 апрель көнне Хузангай авыл клубында "Сәламәт яшәү рәвеше"дигән тематик дискотека үткәрелде. Дискотека башланыр алдыннан балалар белән сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, саф һавада вакыт үткәрергә, тәмәке тартмаска һәм эчмәскә кирәклеге турында тематик әңгәмә үткәрелде.


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

6 апрель көнне Яр Чаллы педагогия университеты базасында “Гаилә хәзинәләре” дип исемләнгән I Бөтенроссия иҗади гаиләләр Фестиваль-конкурсы узды, анда Базарлы Матак урта мәктәбеннән  Яруллиннар гаиләсе катнашты һәм “Музыкаль гаилә" номинациясендә җиңүче булды.

Бүген район мәдәният йортында район башлыгы Александр Никошин рәислегендә Әлки муниципаль районында коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды

2019 елның 5-7 апреленнән. Казанның "Дуслык" белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә ТР мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты һәм ТР Яшь педагоглар Советы патронажы астында республикакүләм педагогик мәктәптә  безнең район педагоглары да катнашты.

5 апрель көнне Кошки авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Иске Матак авыл мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Артистлар чыгышы ретро стильдә узды.

5 апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан Базарлы Матак мәктәбе үзәк район хастаханәсе белән берлектә туберкулез таралуны профилактикалауга багышланган ачык флеш-моб үткәрделәр. Мәктәп директоры, табиб-педиатр, Роспотребнадзор белгече чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International