16 март көнне район мәдәният йортында 80 еллар дискотекасы узды. Чараны «Мираж» төркеме репертуарыннан «Музыка безне бәйләде»җыры белән ачып җибәрделәр. Яраткан көйләр яшьлек елларын искә төшерде һәм янә ваемсыз вакытларга “чумдырды”. Дискотекада яшьләр дә әлеге көйләргә бик теләп биеде.
2019 елның 14 мартында педагогларның “Укучыларның өлгерешенә тәэсир итүнең нәтиҗәле факторы буларак уку эшчәнлегенә мотивация формалаштыру юллары һәм ысуллары" темасына Республика семинары узды. Түбән Кама шәһәренең 34 нче гимназиясе базасында “Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучылар эшчәнлеген оештыру формалары” темасына үткәрелгән семинар эше кысаларында Искәндәрева А.Д, Монадиева Э., Хәсәнова Л., Гаязова Г. чыгыш ясады. “Укучыларның өлгерешенә тәэсир итүнең нәтиҗәле факторы буларак уку эшчәнлегенә мотивация формалаштыру юллары һәм методлары" семинарының пленар өлеше Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының МБМУ “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында узды.
Б ик азларның чын нәсел агачы сакланган. Күпчелек очракта аны юктан торгызырга һәм булдырырга туры килә. Тик, чын-чынлап мавыгучылар өчен, авыррак булган саен, шулкадәр кызыграк. Якын туганнарыгыздан сораштыруны башлап, сез акрынлап эзләнү даирәсен киңәйтәсез, тарих тирәнлегенә үтеп керәсез.
"2014-2021 елларга Татарстан Республикасында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау” ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Министрлык «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәме белән Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына Конкурс үткәрә.
16 март көнне Салман авылы мәдәният йортында шахмат-шашка турниры булып узды. Җиңүчеләргә һәм призерларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
Җәмәгать тормышында актив катнашканнары һәм укуда югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен " Патриот "патриотик клубы тәрбияләнүчеләре Базарлы Матак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Зинькова Екатерина һәм 8 сыйныф укучысы Вафин Камил 3нче дәрәҗә "Яшь армия батырлыгы" медальләре белән бүләкләнде. Шулай ук Яшь армиячеләр хәрәкәте кураторы Әлки муниципаль районының «Балалар иҗаты йорты» муниципаль белем бирү учреждениесе бүлеге мөдире - Җиһаншина Рязидә. Бүләкләрне район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов тапшырды.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча Федераль хезмәт җитәкчесе күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Базарлы Матак авылында гражданнарны кабул итү Әлмәт шәһәре бүлеге башлыгы - Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекторы Ф. Р. Хәернасовның Россия Федерациясендә хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүе планлаштырыла.
Кабул итүгә язылу 2-17-56 телефон номеры буенча башкарыла.
2019 елның 20 мартында расланган график нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М. М. Ибәтов 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Әлки муниципаль районында яшәүче гражданнарны кабул итәчәк.
Язылу 2-17-56 телефоны буенча алып барыла.
15 март көнне мәктәптә Базарлы Матак мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары арасында рәсем сәнгате буенча иҗади проектларны яклау булды. 7 нче сыйныф укучылары үзләре өчен кызыклы проблеманы чишүгә юнәлтелгән эш барышында мәгълүмат эзләүне үзләре башкаралар, алган белемнәрен практикада кулланалар, тикшеренү һәм иҗади эшчәнлектә үз көчләрен сынап карыйлар.
15 март көнне Урта Әлки авыл клубы хезмәткәрләре "Язгы тамчы" рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар күзаллаулары буенча уянып баручы язны ясадылар.