ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2019 ел
шимбә

14.03.19.   Чуаш Кичүе урта мәктәбендә ата – аналар катнашында «Минем гаиләм-минем ныгытма»дигән чара узды. Барлык ата-аналар да балалары белән үзләренең гаиләсе турында презентацияләр әзерләделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, иҗади биремнәр үтәделәр. Чараны сыйныф җитәкчесе Вәлиева Г. И. әзерләде.

15 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Зур сөткә юл " темасына семинар узачак. Аның кысаларында сыерларның сөт продуктларына терлек азыгының йогынтысы, эре мөгезле терлекләр үрчетү һәм сәламәтлеге турында сөйләячәкләр, бозаулар тууны арттыруга ничек ирешергә һәм ветеринария чараларының нәтиҗәлелеген арттыру турында фикер алышачаклар.

2019 елның 15 мартында Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы узды.

13-14 март көннәрендә Болгар шәһәрендә XlX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы булып узды, анда безнең районнан 2 хореография коллективы, 3 вокаль ансамбль, "Вокал-соло"номинациясендә 6 бала катнашты. Базарлы Матак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Мәрдиев Рәсим махсус бүләккә лаек булды! Җитәкчесе Хәбибуллина Ф. Г. 4 нче сыйныф укучысы Шувалова Дарья 2 нче урынны яулады!!! Җитәкчесе: Сафиуллин А. А. Афәрин!!!


15
март, 2019 ел
җомга

15 март көнне район мәдәният йортында район башлыгы Александр Никошин катнашында үзмәшгуль гражданнарны теркәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары, үзмәшгуль гражданнар катнашты.

 2019 елның 15  мартында район башлыгы Александр Никошин, район прокуроры Айрат Гыйззәтов, Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы урынбасары Денис Шипигин, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле Олег Акимов, Башкарма комитетның спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге башлыгы, дини конфессияләр вәкилләре катнашында “Әлки муниципаль районында террорчылыкка каршы яклануның актуаль проблемалары” темасына “Түгәрәк өстәл” узды.

Татарстан Росреестры вәкилләре "Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында” Федераль законны хокук куллану мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл" дә катнашты.

Бу чарада шулай ук җәмәгатьчеләр, кайбер районнарның бакчачылык ширкәтләре рәисләре, федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре катнашты.

12 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2018 елның 2 ае эшенә йомгаклар ясадылар. Чара министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.

Киңәшмәдә муниципаль районнарда терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыгы, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе»ДКУ белгечләре катнашты.

"Бөтенроссия мәктәп елъязмасы” яңа белем бирү проектын тормышка ашыру кысаларында башлангыч сыйныф укучылары үзләренең укытучылары белән бергә “Сыйныф китабы”ын яздылар. Чуаш Борнае, Иске Тахтала, Түбән Әлки, Юхмачы мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучыларының эшләре иң яхшылардан булды

14 март көнне Ташбилге авыл мәдәният йортында "Без наркотикларга каршы!" дигән тематик дискотека булып узды.   Дискотека төрле музыкаль клиплар белән үрелеп барды. Тематик видеороликлар күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International