Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан 15 мартта Ел саен билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне алдыннан кулланучылар хокукларын яклау буенча кайнар линия эше оештырылды.
2019 елның 14 мартында педагогларның “Укучыларның өлгерешенә тәэсир итүнең нәтиҗәле факторы буларак уку эшчәнлегенә мотивация формалаштыру юллары һәм ысуллары " темасына Республика семинары узды.
2019 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылының "Ромашка" балалар бакчасы базасында "Гаилә талантының салават күпере"конкурсы узды.
14 мартта РФ Хөкүмәте утырышы узды, аны Премьер-министр Дмитрий Медведев алып барды. Чара кысаларында Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев «2019 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек барышы турында " доклад белән чыгыш ясады.
2019 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы МБУК “Лисенков С. М. тарихи-туган якны өйрәнү музее”нда ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара узды.
Чарада Алексеевск аграр көллиятенең Әлки филиалы укучылары катнашты.
2019 нчы елның 12 нче мартында ДБУ «Алькилес» белгече Желтухина Л. Д. “Чуаш Кичүе урта мәктәбе” укучылары белән очрашты. Людмила Дмитриевна 9-11 сыйныф укучыларын Лубян урман-техник колледжына укырга керергә чакырды, көллияттә укып алырга мөмкин булган һөнәрләр, уку һәм яшәү шартлары белән таныштырды. Шулай ук урманга, хайваннар һәм тулаем табигатькә сакчыл караш мәсьәләләре дә күтәрелде.
14 март көнне Югары Әлморза авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Алсу" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Минем яраткан уенчыкларым" рәсем конкурсы һәм уеннар үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп үзләренең яраткан уенчыклары турында сөйләделәр, аны ясадылар һәм фотоларда күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында документларны караудан башка кире кайтару сәбәпләрен аңлата торган видеоролик урнаштырды. Әлеге тема очраклы гына сайланмаган: Татарстан Росреестрына әлеге проблема белән очрашкан гражданнардан документлар кире кайтаруның мөмкин сәбәпләре турында шактый сораулар килә.
Россия Федерациясе Салым кодексының 32 статьясындагы 1 пунктының 10 пунктчасы нигезендә салым органнары салым түләүчеләргә (җыемнар түләүчеләргә, салым агентларына) аларның запрослары буенча салым, җыемнар, пенялар, штрафлар, процентларны түләү бурычларын үтәү турында белешмә бирергә тиеш (алга таба – белешмә).
Базарлы Матак урта мәктәбенең 9В сыйныф җитәкчесе Шәмсетдинова Рамилә Илгиз кызы "Кеше тәрбияләү" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә җиңүче булды, Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында узган зона этабында катнашты. Рамилә Илгиз кызы конкурска эш тәҗрибәсен тәкъдир итүче видеоролик әзерләде һәм 9 сыйныф укучылары өчен мәгълүмати-медицина юнәлеше буенча сыйныф сәгате үткәрде.