2019 елның 11 гыйнварында Юхмачы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре “Иске Яңа ел" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Барлык теләүчеләр дә конкурста катнаштылар, иң яхшы рәсемнәр күргәзмәгә куелды.
12 гыйнвар көнне Базарлы Матак урта мәктәбе шугалагында "Күңелле стартлар"узды. Ике команда үзара төрле конкурсларда (биатлон, керлинг, чаңгы һ.б. бары тик тимераякта гына) көч сынашты. Балаларны Кыш Бабай һәм Кар Кызы котлады, аларны әкият геройлары озатып йөрде
2019 елның 9 гыйнварында Хлебодаровка авыл клубы хезмәткәрләре "Балалар өчен Кышкы уеннар" үткәрделәр.Балалар бик теләп ярышларында катнаштылар. Алар тимераякта шудылар, хоккей уйнадылар
Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 12 гыйнварында көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран, бозлавык, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2019 елның 7 гыйнварында Түбән Колчурино авыл клубы хезмәткәрләре Христиан бәйрәмнәре, рус халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән кызыксынучы балалар өчен "Раштуа могҗизасы" дигән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Шулай ук төрле уеннар оештырылды, әйлән-бәйлән уйналды.
Иске Алпар авылында яшәүче Абдуллина Мәдинә Солтангәрәй кызы 2018 елның 10 гыйнварында 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
9 гыйнвар көнне Иске Әнҗерәдә яшәүчеләр бильярд буенча ярышларга җыелды. Кичә бер сулышта узды. Ике командага бүленгән яшьләр үзара көч сынашты.Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә: 2018 елның 19 гыйнварыннан Казан шәһәренең 8 чатыр мәйданчыгында һәм Чаллы шәһәренең 3 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итү башлана.
Шимбә көнне сәүдә бушлай. Чарада катнашырга теләүчеләрнең район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә хәбәр итүегезне сорыйбыз .
2019 елның 8 гыйнварында Югары Кәчи авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен "Кышкы әкият"исемле караоке кичәсе үткәрделәр.Барлык катнашучылар да бик теләп Яңа ел җырларын җырладылар.
Татарстан Росреестры гражданнарның 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән «Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында " гы 2017 елның 29 июлендәге 217-ФЗ номерлы Федераль законга зур кызыксынуы нәтиҗәсндә аның төп моментларына тагын бер кат игътибар итә