9 гыйнвар көнне Иске Алпар мәдәният йортында түгәрәкләргә йөрүче балалар "Шалкан” әкиятен күрсәттеләр. Балалар-артистлар әкият персонажының сайланган ролен бик теләп уйнадылар, ә тамашачылар әкияттәге вакыйгалар барышын игътибар белән күзәттеләр. Шулай ук балаларны котларга Кыш бабай да килгән иде, аларның шигырьләрен тыңлап, тәм-томнар белән сыйлады.
ЮХИДИ хезмәткәрләре Яңа елның беренче атнасы дәвамында район юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 66 очрагын ачыклаган.
Шул исәптән автомобиль белән исерек килеш идарә иткән бер машина йөртүче тоткарланган. Аңа ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум күләмендә штраф яный
Районга республика комиссиясе килде, ул муниципалитетның Яңа ел бәйрәменә әзерлеген бәяләде.
13 гыйнвар көнне Базарлы Матак авылы плотинасында кышкы балык тоту узачак. Берничә номинация буенча конкурслар үткәреләчәк: кем күбрәк балык, беренче балык, иң зур балык һәм башкалар. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Балык тоту 8.00 сәгатьтә башлана. Барлык теләүчеләр дә катнашуларын сорыйбыз!
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 11 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
9 гыйнварга авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 150 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 10,2 тоннага күбрәк. 145,6 тонна сатылган.
2019 елның 7 гыйнварында Хузангай авыл клубы хезмәткәрләре "Раштуа такмаклары"үткәрделәр. Балалар барлык үткәрелгән уеннарда һәм конкурсларда, йолаларда бик теләп катнаштылар. Ә чара ахырында чәй өстәле оештырылды.
Татарстан Росреестры гражданнарның 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән «Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында " гы 2017 елның 29 июлендәге 217-ФЗ номерлы Федераль законга зур кызыксынуы нәтиҗәсндә аның төп моментларына тагын бер кат игътибар итә
2019 елның 6 гыйнварында Түбән Колчурино авыл клубы хезмәткәрләре "Раштуа такмаклары"йоласын үткәрделәр. Авыл үзешчәннәре көче белән өйләренә йөреп, раштуа такмакларын җырлап, "Раштуа" бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
2019 елның 6 гыйнварында Иске Камка авыл җирлеге үзешчәннәре Бибай-Чаллы авылында яшәүчеләрне үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр