2019 елның 6 гыйнварында Иске Чаллы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкын Раштуа бәйрәмнәренә багышланган өстәл уеннары турнирына чакырдылар.
2019 елның 5 гыйнварында Югары Әлки авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен "Кыш бабай янында" дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Балалар үзара төрле уеннар һәм конкурсларда көч сынашты
2019 елның 6 гыйнварында "Ана даны" паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Раштуа, Раштуа, бәхет белән җирне биләп алды"дип исемләнгән Раштуа уеннары үткәрделәр. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Һәр катнашучы татлы бүләк алды.
2019 елның 6 гыйнварында Хузангай авылы мәдәният хезмәткәрләре Раштуа сочельнигына "Раштуа могҗизасы!" дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Һәр катнашучы үз рәсемнәрендә "могҗиза" ны аңлавын белдерде
2019 елның 6 гыйнварында Юхмачы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Изге вакытлар килеп җитте –раштуа җырын җырла!” исемле Раштуа кич утырулары үткәрделәр. Бәйрәмне алып баручылар балаларга Раштуа традицияләре турында сөйләделәр, аннан соң балалар арасында уеннар, конкурслар үткәрелде, чәй эчү оештырылды
Район башлыгы Александр Никошин Шәпкедән Щевяковлар гаиләсенең шәхси хуҗалыгында булды
Түбән Әлки авылында балалар " Биек тау итәгендә "уен программасына җыелды. Боз тавыннан шуу - традицион кышкы ярыш. Ул бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Балалар таудан шуып кына калмадылар спорт һәм интеллектуаль конкурсларда да катнаштылар
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:- төнлә һәм көндез буран; җил 15 м/с кадәр көчәя; юлларда кар көртләре; - төнлә һәм иртән көчле кар.
4 декабрь көнне балалар өчен «Күңелле каникуллар " дигән уен программасы уздырылды.
Яңа Камка авыл клубы хезмәткәрләре авыл халкы һәм кунаклар өчен чанада тау шуу оештырдылар. Ак һәм мамыктай кар өстеннән балалар җилдәй очты гына. Күңел ачу чарасынан өлкәннәр дә читтә калмады.