ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 6 гыйнварында Иске Камка авыл җирлеге үзешчәннәре Бибай-Чаллы авылында яшәүчеләрне үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр

2019 елның 6 гыйнварында Иске Тахтала авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен "Каникуллар яшәсен!" дигән спорт - күңел ачу программасы үткәрделәр. Балалар бик теләп хәрәкәтле уеннар уйнадылар, эстафеталарда катнаштылар.

2019 елның 6 гыйнварында Ташбилге авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы өчен чаңгы ярышлары үткәрде.

2019 елның 6 гыйнварында Югары Кәче авыл клубында балалар өчен төрле конкурслар, җыр һәм биюле "Раштуа ярминкәсе" исемле уен программасы булып узды.

Росреестрның 10 еллыгына багышланган "Росреестрның күчемсез милек хәбәрләре" журналының яңа саны дөнья күрде.


9
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген район мәдәният йортында Әлки муниципаль районы Советы утырышы узды. Район башлыгы Александр Никошин  “Алексеевскдорстрой”  ААҖнең Әлки участогы начальнигы Гыйззәтуллин Рашат Талип улын  65 яшьлек юбилее белән котлады

6 нчы гыйнвардан 7 нче гыйнварга каршы төндә Базарлы Матак, Юхмачы, Хузангай, Хурада, Түбән Колчура храмнарында бәйрәм гыйбадәтләре узды. Чиркәүгә дистәләгән дин тотучылар килде

Үзәк хастаханәнең бәби тудыру бүлегеннән бу елның беренче баласын өенә озаттылар

Районда бу елның беренче чаңгы ярышлары узды

Муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе ”С. М. Лисенков исемендәге Туган як тарихын өйрәнү музее” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе яңа ел чаралары кысаларында район халкына кызыклы программа тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International