Югары Әлморза авыл мәдәният йорты һәм Югары Әлки авыл клубы хезмәткәрләре инвалидлар һәм өлкәннәрне өйләренә барып Яңа ел белән котладылар. Аларның ялгыз түгеллеген,кирәклеген, онтылмаганлыкларын билгеләп, көндәлек тормышларына ямь өстәделәр
Югары Кәчи авыл клубы һәм Карга авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре чаналарда күңелле шуулар оештырды, аларда балалар гына түгел, олылар да актив катнашты.
Түбән Әлки авылында балалар " Биек тау итәгендә "уен программасына җыелды. Боз тавыннан шуу - традицион кышкы ярыш. Ул бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Балалар таудан шуып кына калмадылар спорт һәм интеллектуаль конкурсларда да катнаштылар
Республика балалар сәнгать мәктәбе, «Яшьармия» хәрәкәте, "Җиңү Волонтерлары" хәрәкәте активистлары һәм Әлки районы Юхмачы урта мәктәбенең "Мәрхәмәтле йөрәк" иреклеләр отряды "1000 000 игелекле эш" кышкы Яшьармия акциясе кысаларында Әлки районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар
Яңа 2019 елны каршылаганнан соң әлкилеләр Үзәк паркка район җитәкчелегенең традицион котлавына җыелды.
Район башлыгы Александр Никошин барлык катнашучыларны Яңа ел белән котлады! Уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде!
Аннан әлкилеләр матур бәйрәм салюты күрделәр. Бәйрәм төп чыршы янында дискотека белән дәвам итте.
30 декабрь көнне Татар Мулла авылы клубында Яңа ел бал-маскарады үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Ренас Сәлахов узып баручы елга йомгак ясады һәм барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
30 декабрь көнне Салман авылы мәдәният йортында бал-маскарад үтте. Чара уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды, яңа ел җырлары яңгырады.
30 декабрь көнне Әхмәт мәдәният йортында Яңа ел бал-маскарады булып узды. Клуб хезмәткәрләре халык өчен әкият персонажлары белән күңелле программа әзерләгәннәр.
30 декабрьдә Әлки районы мәдәният йортында бал-маскарад узды. Чара кунаклары өчен күңелле конкурслар,викториналар һәм әлбәттә инде яңа ел лотереясы оештырылды
31 декабрь көнне Юхмачы мәдәният йортында бал-маскарад үтте. Бәйрәмгә кунакка Кыш Бабай һәм Кар кызы үзләренең әкияти ярдәмчеләре-геройлар белән килде, алар программаны дәртле биюләр, күңелле җырлар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән белән бизәде