Аязучан болытлы һава. Күпчелек районнарда аз гына кар. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, төнлә һәм иртән -11 метр..- 16, аязган вакытта -20˚; көндез максималь һава температурасы -4˚..-9˚. Юлларда бозлавык
29 декабрь көнне Салман авылы мәдәният йортында шашка һәм шахмат буенча турнир узды. Әлеге чарада барлык теләүчеләр дә катнашты. Бу ярышта үз-үзеңә ышаныч, фикерләү логикасы, шулай ук дошманның йөрешен алдан исәпкә ала белү сыналды. Үткәрелгән уен нәтиҗәләре буенча иң яхшылары билгеләнде.
29 декабрь иртәсендә Үзәк паркта Төп чыршыны ачу тантанасына күп халык җыелды. Бәйрәм районның төрле авылларыннан килгән Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады белән башланып китте.
27 декабрь көнне Хузангай авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре бергәләшеп “Музыкаль кунак - рус романсы" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Мондый чаралар үткәрү укучыларның эстетик зәвыгын тәрбияләргә ярдәм итә, музыка сәнгатенә карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияли.
27 декабрь көнне Чуаш Шәпкәсе мәдәният йортында балалар өчен бал-маскарад үтте. Яңа ел программасына кызыклы әкият персонажлары җәлеп ителде. Ә бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килеп кушылгач, чын күңел ачу башланды: чыршы тирәли әйлән-бәйлән, яңа ел җырлары һәм биюләре, шигырьләр уку.
27 декабрь көнне Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Югары Әлморза балалар бакчасы балалары өчен "Фунтик һәм аның дуслары" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп Фунтик һәм әкият персонажлары белән төрле уеннар уйнадылар.
25 декабрь көнне Яңа Салман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-6 сыйныф укучылары арасында "Урланган җыр эзләгәндә" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы булып узды.
МБОУ “Базарлы Матак урта мәктәбе” стадионында шугалак көн саен эшләячәк. Ирекле шуу 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр. Барлык теләүчеләрне күңелле музыка астында тимераякта шуарга чакырабыз
Пациентка иң якын урнашкан бригада чакыру буенча барачак.
"Базарлы Матак РҮХ" ДАССОның сырхауханәсе бәйрәм көннәрендә - 2019 елның 2,4,7 гыйнварында 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Кабул итүне табиб-терапевт, педиатр, хирург, акушер гинеколог һәм стоматолог алып барачак.