ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 25 декабрендә балалар иҗат сараенда сәләтле балалар өчен район Башлыгы чыршысы узды. Бәйрәмдә бөтен районнан 200 бала катнашты.

Әлки районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм инженерлары Алабуга трактор заводында булдылар. 2019 елга техниканы ремонтлау һәм авыл хуҗалыгы эшләренә әзерләү буенча йомгак ясадылар һәм планнар турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде

25 декабрь көнне Хузангай авыл клубында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Иске Кората авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның отчет концерты булып узды. Фестиваль жюрие концертка югары бәя бирде.  Иң яхшы номерлар район мәдәният йорты сәхнәсендә гала-концертта башкару өчен сайлап алынды.


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

"Ныклы гаилә "федераль партия проекты кысаларында үзәк район хастаханәсендә дәваланучы балалар өчен яңа ел бәйрәме оештырылды. Район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Александр Никошин балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм татлы бүләкләр өләште.

19-21 декабрьдә Казахстан Республикасының Астана шәһәрендә билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узды. Республика җыелма командасы составында Әлки районының  Базарлы Матак авылыннан Нуртдинова Регина катнашты һәи 1 урын яулады.

24 декабрь көнне Түбән Әлморза авыл клубында Әлки районы мәдәният йорты артистларының "Кышкы моңнар"дип исемләнгән күчмә концерты булып узды. Концерт Яңа елга багышланган иде, шуңа күрә яңа ел җырлары һәм биюләре күтәренке кәеф белән яңгырады

Узган ункөнлектә районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары буенча сөт җитештерү 127962 кг тәшкил итте. Майлылыгы 3.7% 1 литр сөтнең сатып алу бәясе 20руб тәшкил итә. Түбән Әлки авыл җирлеге 14278кг, Борискино авыл җирлеге 10932кг, Чуаш Кичүе-10130кг сөт тапшыру буенча лидер булды. Ә Түбән Кәчи  (1074 кг) һәм Чуаш Борнае (2897кг.) авыл җирлекләре иң артта баралар.

21 декабрь көнне Иске Матак авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Кошки авылы халкын концерт программасы белән сөендерделәр. Тамашачылар залына чын иҗат талантларын яратучылар җыелган иде.

21 декабрьдә Иске Тумба авылында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Түбән  Кәчи авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты булды. Залда тамашачылар бик күп җыелган иде-клубка авыл халкы да, кунаклар да килде.

2018 елның 18 декабрендә Базарлы Матак авылындагы Нәби Дәүли исемендәге гимназия базасында   "Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарының эшләү практикасына заманча мәгълүмати, тәрбия технологияләрен кертү” темасына район семинары узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International