ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

26 декабрь көнне Базарлы Матак авылында Алпар авыл җирлегенең якташлар очрашуы булып узды. Якташлар 2018 елгы эшкә йомгак ясадылар һәм 2019 елга бурычлар билгеләделәр: Алпар авылының 325 еллыгын үткәрү, авыл тарихы турында китаплар чыгару , авыл торак пунктлары буенча юллар төзү һәм башкалар турында сөйләштеләр. Авыл якташлыгы рәисен, урынбасарын һәм сәркатибен сайладылар.

Иң актив якташлар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде

"Төзүче һәм К" ҖЧҖ хезмәткәрләре балалары өчен "Фунтик һәм аның дуслары" дип исемләнгән Яңа ел иртәсе узды. Валерий Шульжикның «Дүртенче дуңгыз " пьесасы нигезендә  совет мультфильмы мотивлары буенча сәхнәләштерелгән программа күрсәтелде. Фунтик спектакль геройлары белән бергә балалар ярдәмендә Белладоннан коткарылды һәм яңа дуслар тапты.

26 декабрь көнне Ташбилге авылы мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм өлкәннәр өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде. Традиция буенча, барысы да бәйрәм өстәле артында матур итеп бизәлгән залда чыршы янына җыелды.


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

27 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән урыннар көтелә:

- төнлә һәм көндез урыны белән буран, юлларда кар көртләре;

- төнлә һәм иртән көчле кар, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр (Казанда 15 метрга кадәр).

24 декабрь көнне Таш Билге авыл мәдәният йортында "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Үргәгәр авыл җирлеге үзешчәннәре концерт белән чыгыш ясадылар. Тамашачыларга җырчыларыбыз-Гаваз Закиров һәм Зөлфия Зангированың номерлары бик ошады.

Авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хаклары артсын һәм милләтебезнең киләчәге булсын өчен нәрсә кирәклеген  сөйләде РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин.

2018 елның 3 декабрендә гражданнар тарафыннан милек, җир, транспорт салымнарын һәм физик затлар кеременә салымын түләү өчен билгеләнгән вакыт тәмамланды.

Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында күрсәтелгән срок тәмамланганчы салым түләү бурычын үти алмаса, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе моны якын арада эшләргә тәкъдим итә.

26 декабрь көнне Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Борискино урта мәктәбе балалары өчен "Фунтик һәм аның дуслары" дип исемләнгән Яңа ел иртәсе үткәрделәр. Балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очраштылар, Яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр укыдылар, чыршы янында күңелле әйлән-бәйлән әйләнделәр һәм, әлбәттә, беркем дә татлы Яңа ел бүләгеннән башка китмәде.

Татарстанлылар салым бурычының суммасын КФҮнең теләсә кайсы бүлекчәсендә ачыклый ала.

Декабрь урталарында Әлки районының Базарлы Матакта Агроколледж филиалы мәйданчыгында киң масштаблы төзелеш эшләре башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International