ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Ташбилге һәм Урта Биктимер авылларын үз эченә алган җирлектә 470 кеше яши, аларның 262 се хезмәткә сәләтле яшьтә.

 Вахта ысулы белән Юхмачы, Чаллы терлекчелек комплекс­ларында, “ВостокЗер­нопродукт”, “Хузангай” җәмгыятьләрендә, шу­лай ук бюджет оешма­ларында эшлиләр.


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

3 февральдә район мәдәният йортында “Иделкәем” республика балалар һәм яшьләр театр коллективлары смотр-конкурсының зона бәйгесе булды.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада  бер малай һәм бер кыз дөньяга килгән.

Кызчык – үзебезнеке, ә “егет” Спас районына кайтып китәчәк.

Базарлы Матак урта мәктәбенең “Туристик поход” командасы КВН буенча республика чемпионатының зона бәйгесендә районыбыз данын яклады.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 66 очрагын ачыклаганнар.

Шул исәптән бер исерек йөртүче тоткарланган.

3 февральдә район мәдәният йортында “Иделкәем” республика балалар һәм яшьләр театр коллективлары смотр-конкурсының зона бәйгесе булды.

Түбән Кәчи җирлегендә рус һәм чувашлар яши, татарлар бик аз. 

Биредә гомер итүче 534 кешенең 287 се әле хезмәт яшендә, 17 яшькәчә 85 бала барлыгын да исәпкә алсаң, демографик вәзгыять әле бик үк авыр түгел икән, дисең. Узган елда 8 бала туу да сөендерә.

 


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Илнең Европа өлешен карга күмгән бураннарның үткән төндә көчле җилләре генә кагылган иде безнең районга.

Хузангай урта мәктәбе укучылары Петр Хузангай музеенда Россиянең Сугышчан дан көне – Сталинград сугышының 75 еллыгына багышланган Хәтер дәресе үткәрделәр.Аны оештыруда авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Музей директоры Олег Мурзин якташыбыз Петр Хузангайның Сталинград  сугышында катнашуы хакында тәфсилләп сөйләде. Иделдәге шәһәр өчен барган канкойгыч бәрелешләр шагыйрь йөрәгендә җуелмас эз калдырган. Бу аның шигырьләрендә дә чагылыш тапкан. Хузангайның Сталинград сугышы төтенен сеңдергән шинеле урнаштырылган витрина янына укучылар дулкынланып килделәр. Биредә Мамай Курганында табып алынган гильзалар, ярчыклар, сапер көрәге, немец авыз гармуны кыйпылчыгы да саклана. Аларны музейга эзтабарлар бүләк иткән. Шунда ук герой-шәһәргә багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. СССР Кораллы Көчләре ветераны Александр Стрижневның баянда уйнавына кушылып укучыларның сугышчан һтм патриотик җырлар башкаруы аеруча дулкынландыргыч булды. Бөек Ватан сугышының төрле этаплары турындагы тарихи-әдәби викторинада да балалар актив катнашты. Биредә Мария Чернова, Ульяна Чубукова, Денис Мукусев, Данил Кашкаров тулы һәм дөрес җаваплары өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.Тагын бер батыр якташыбыз – Сталинград сугышында катнашкан, биш сугышчан орден кавалеры, Хузангайның дусты, мәктәптә сугышчан әзерлек фәнен укыткан Салих Гыймадиев турындагы стендны да укучылар бик кызыксынып карадылар.

Татарстанда яшәүчеләрне февральдә өч көн рәттән ял көтә. Бу турыда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International