ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Сихтермәдәге Педер Хузангай музее ачылуга быел 15 ел тула.

Иске Хурада клубы каршында хәзерге вакытта 5 берләшмә эшләп килә.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай, бер кыз дөньяга килгән.

4-5 февральдә район мәдәният йортында “Иделкәем” балалар театрлары һәм курчак театрлары республика смотр-конкурсының зона туры узды.

Мәгълүм булганча, авыл җирлекләре башкарма комитетларының эшен бәяләгәндә халыктан сөт җыюны, терлекләрне ясалма орлыкландыруны оештыру, гаилә һәм кече  фермалар булдыру, үзара салым түләүнең торышы, иясез иске йортларны сүтеп алу  кебек юнәлешләр исәпкә алына. Быелның беренче ае нәтиҗәләре буенча алдынгы  бишлеккә Иске Чаллы, Иске Алпар, Иске Камка, Ташбилге, Борискино авыл җирлекләре кергән. Ә Кошки, Чиябаш, Апак, Иске Матак, Юхмачы җирлекләре әлеге исемлекнең азагына калганнар. Димәк, аларда эшне җанлырак оештыру буенча җитди чаралар күрү зарур.

“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә отчет җыелышы булды. Заманында редакциядә ике дистәдән артык кеше эшли иде. Хәзер биредә штатта 11 генә кеше. Аларның өчесе – журналистлар. 

Әлки районының Түбән Әлки авылында яшәүче бертуган эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар әтиләре Әсхәт Гәрәй улы истәлегенә мини-футбол ярышлары үткәрделәр. 


4
февраль, 2017 ел
шимбә

Узган шимбәдә “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере базасында район беренчелегенә чаңгы ярышлары узды.  Анда Иске Матак, Иске Кората авыл җирлекләре чаңгычылары иң әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр.


3
февраль, 2017 ел
җомга

Әлки районы чыгарылыш сыйныфлары укучылары белән очрашуга Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов үзе килә

Соңгы елларда укучылар гына түгел, укытучылар да БДИ тапшыра. Инде менә  быел ата-аналар да сынау тота. Бу көннәрдә Россиянең һәр төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да махсус акция уза. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International