26 июльдә Мари Эл республикасының Шелангер бистәсендә Бөтенроссия агросәнәгать комплексы советы киңәшмәсе узды.
Карамалы авылының Габдулла Тукай урамына “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте каты түшәмәле юл салды.
Уҗым бодае быел 15874 гектар җир били. Бу мәйданның 40 проценттан артыграгыннан уңыш җыеп алынды инде. “КШ-Агро” җәмгыятендә бодайның һәр гектарыннан уртача 38,1 центнер уңыш алалар.
Шундый бер мәгълүматка тап булган идем: 1935 елда Әлки районында 67 меңнән артык кеше яшәгән! Бүген, районыбызда тулыр-тулмас 20 мең тирәсе кеше калып барганда, моңа ышануы да кыен. Ә бит, тормыш шартлары яхшырып, көнкүреш елдан-ел җиңеләеп торса да, алга таба халык саны үсәчәк, дигән ышаныч әллә ни зур тугел.
Танылган эшмәкәр Рәфкать Сәмигуллин Иске Алпар авылы зиратын чистарту буенча барлык чыгымнарны да үз өстенә алган.
Ташбилгедә яңа су башнясы бастырылган иде, инде 110 мм лы торбалар сузып, чиста суны өйләренә җиткерү буенча эшлиләр.
Карга һәм Чиябаш авыл җирлекләрендә үзара йөкләнгән салымны тулысынча диярлек җыеп та алганнар.
Һәр атнаның сишәмбесендә республикадагы төрле дәрәҗә хакимият органнары халыкны кабул итә. Шәһәрләрдә дә, районнарда да бу көнне кешеләр үзләрен борчыган сорау-мәсьәләләр белән башкарма, закон чыгару һәм вәкаләтле органнарга киләләр, тормыш-көнкүрешне яхшыртуга кагылышлы проблемаларны күтәрәләр, тәкъдимнәрен җиткерәләр.
Җирле советларга һәм Дәүләт Советына, Россия Дәүләт Думасына “Бердәм Россия” партиясеннән сайланган депутатлар өчен дә халык вәкилләре белән очрашып, аларның фикерен ишетү, депутат һәм сайлаучы арасындагы элемтәләрне ныгыту көне бу.
Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары арасында аттестат ала алмаган укучылар саны иң күп булган районнар исемлеге билгеле булды.
1 июльдән Татарстанда сабые балалар бакчасына йөри торган әти-әниләр компенсацияне электрон юл белән генә рәсмиләштерә ала.