ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2016 ел
җомга

Бүген Башкалабызда "Үлемсез полк" акциясе узды. Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Казанда узган әлеге чарада 45 меңгә якын кеше катнашты.

Үзебезгә дә рәхәт, кунакларга да күңелле булсын

Елның чәчәккә-яшеллеккә төренгән иң матур да, мәшәкатьле дә аен акрынлап киметәбез. Бәйрәмнәргә әзерләнеп, авылларыбызны, урам-тыкрыкларны, йорт тирәләрен чистарттык, тәртипкә китердек.


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы карамагында 310 гектар сөрү җире бар. Алар иртә культуралар чәчүне төгәлләделәр. Инде балан чәчәк атканны көтәләр – карабодай чәчәселәре калды.


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Районыбызның өч технология укытучысы “Укытучы-мастер” грантына ия булды.

13 майда 10.00-11.30 сәгатьләрдә Иске Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында район прокуратурасы хезмәткәрләре халыкны кабул итәчәк.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада өч кыз һәм бер малай дөньяга килгән.

Алар гаиләдә беренче һәм өченче балалар.

 

Район мәктәпләре ел башыннан 37 тонна макулатура җыеп тапшырганнар.

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын күңелгә ярашлы, истә калырлык итеп билгеләп үтте безнең район. Бәйрәм тантаналарыә 7-8 май көннәрендә авылларда уздырылды. Дулкынландыргыч митинглар, ветераннарның истәлекләре, соңыннан бергәләп, авыр елларны искә төшерә-төшерә һәм бүгенге тормышка шөкер итә-итә чәй эчүләр, бер-береңне котлаулар… Бөек бәйрәмнең ел саен кабатланса да, үзәкләргә үтә торган мизгелләре бу.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап үткәрелгән район футбол турнирында җиңүче ачыкланды.

Базарлы Матак авылында Азат итүче солдат һәйкәле каршындагы мәйданга иртәдән үк кешеләр ташкыны агылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International